Одри Хепбёрн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Одри Хепбёрн latin yazuında])
ингл. Audrey Hepburn
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Бөекбритания[3]
Тугандагы исем ингл. Audrey Kathleen Ruston
Тәхәллүс Edda van Heemstra
Кушамат/тәхәллүс Adriaantje
Туу датасы 4 май 1929(1929-05-04)[2][4][5][…]
Туу урыны , Иксел[d], Бельгия
Брюссель, Бельгия[6]
Үлем датасы 20 гыйнвар 1993(1993-01-20)[2][4][5][…] (63 яшь)
Үлем урыны Толошна[d], Морж[d], Во кантуны, Швейцария[7]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе колоректаль яманшеш[d]
Җирләнгән урыны Cemetery of Tolochenaz[d][8]
Кабер сурәте
Ата Joseph Victor Anthony Hepburn-Ruston[d][9]
Ана Ella van Heemstra[d][10]
Кардәш Arnoud Quarles van Ufford[d] һәм Ian Quarles van Ufford[d]
Ире яки хатыны Мел Феррер[d][10] һәм Andrea Dotti[d][10]
Никахтан тыш партнёр Роберт Уолдерс[d]
Балалар Шон Х. Феррер[d][10] һәм Luca Dotti[d][9]
Туган тел нидерланд теле
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре театр актеры, модель, киноактер, филантроп, биюче, балет артисты, актёр, гуманист
Эшчәнлек өлкәсе актёрское искусство[d][6], игра в кино[d][6] һәм агентство по оказанию помощи[d][6]
Эш урыны ЮНИСЕФ[d]
Башкарган вазыйфа посол доброй воли ЮНИСЕФ[d][10][11]
Укытучылары Констанс Колльер[d], Соня Гаскелл[d], Мари Рамбер[d][12] һәм Феликс Эйлмер[d]
Активлык урыны Бөекбритания[13]
Активлык чорнының башы 1948
Активлык чоры тәмамлануы 1989
Киелгән Маленькое чёрное платье Одри Хепбёрн[d] һәм Пикси (причёска)[d]
Чәч төсе коричневые волосы[d]
Сәламәтлек торышы Псевдомиксома брюшной полости[d]
Фильмография Фильмография Одри Хепбёрн[d]
Бүләкләр

Награда имени Джина Хершолта[d] (29 март 1993)

[14]
Президент Ирек мидәле

Прайм-тайм премия «Эмми»[d] (1993)

[15]

Премия Гильдии киноактёров США за вклад в кинематограф[d] (1992)

премия кинокритиков Нью-Йорка за лучшую женскую роль[d] (1959)

Специальная премия «Тони»[d] (1968)

премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1965)

Grammy Award for Best Spoken Word Album for Children[16]

премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1960)

Премия «Золотой глобус» за лучшую женскую роль — драма

премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1962)

премия Сесиля Б. Де Милля[d] (1989)

премия «Оскар» за лучшую женскую роль[12]

премия «Тони» за лучшую женскую роль в пьесе[d] (1954)

Театральный мир[d] (1952)

[17]

Звезда на голливудской «Аллее славы»[d] (8 февраль 1980)

[18]

премия «Кристалл»[d] (1996)

командор ордена Искусств и литературы[12]

премия Дональдсона[d]

орден Искусств и литературы Алтын глобус Оскар

Давид ди Донателло[d] (1960)

«Эмми» кинопремиясе

премия Гильдии киноактёров США[d] (1993)

Грэмми
Изображение памятной доски
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][19]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 26 130
 Одри Хепбёрн Викиҗыентыкта

 

Одри Хепбёрн (ингл. Audrey Hepburn; чын исеме Одри Кэтлин Растон, ингл. Audrey Kathleen Ruston; 4 май 1929 ел) — 20 гыйнвар 1993 ел, Толошеназда мәрхүм) — Британия актёры, фотомодель һәм гуманитар эшмәкәр. 1954 елда «Рим каникуллары» фильмында уйнаган иң яхшы хатын-кыз роле өчен «Оскар» премиясе алган (1953), шулай ук дүрт тапкыр номинацияда, 1955, 1960, 1962, 1968 елларда җиңә.

Икселдә (Брюссель башкала регионы коммунасында) туган чактагы исеме Одри Кэтлин Растон булган, бала чагын һәм яшүсмер елларын башлыча Нидерландта үткәргән, Икенче дөнья сугышы чорында нацист Германиясе оккупациялаган Арнемда яшәгән. Арнемда балетка укыган, 1948 елда Лондонга күчә һәм Лондон театрлары сәхнәсендә биюче булып эшли. Берничә аурупа фильмда төшкәннән соң, Одри Колеттның үзенә тиешле игътибарын юнәлтә, һәм ул аны «Жижи» дигән бродвей спектаклендәге төп рольгә сайлый. 1952 елда «Рим каникуллары» (1953) дигән америка фильмында төп хатын-кыз ролен уйнаган өчен «Оскар», «Алтын глобус», BAFTA премияләрен алган. 1954 елда «Ундина»ны (1954) бродвей сәхнәләштерүе өчен «Тони» премиясын алган.

Хепбёрн үз чорының иң яхшы түләнгән кино актрисаларының берсе булып киткән һәм Грегори Пек, Рекс Харрисон, Кэри Грант, Генри Фонда, Гэри Купер, Уильям Холден, Фред Астер, Питер О' Тул һәм Альберт Финни кебек актерлар белән уйнаган. Хепбёрн «Сабрина» (1954), «История монахини» (1959), «Завтрак у Тиффани» (1961) һәм «Дождь темноты» (1967) фильмнары өчен «Оскар» премиясенә номинацияләнә, шулай ук «История монахини» (1959) һәм «Шарада» (1963) фильмнары өчен BAFTA премиясына лаек була. «Дождь темноты» (1967) фильмы төшерелгәннән соң, ике улын үстерү максатында, озак вакытка кинода төшүдән тукталып тора. Хепбёрнның киләсе фильмы — «Робин һәм Мэриан» (1976), аннан соң ул тагын берничә фильмда уйный, Стивен Спилбергның «Всегда» (1988) дигән фильмы иң соңгы фильмы булып тора.

1988 елда Хепбёрн ЮНИСЕФ-ның халыкара изге ихтыяр илчесе була, бу сыйфатта ул Африка, Көньяк Америка һәм Азияның уңышсыз төбәкләрендә яшәгән балалар проблемаларына актив рәвештә игътибар җәлеп иттергән. 1992 елда Хепбёрн ЮНИСЕФтагы эшмәкәрлеге өчен Президентның Азатлык медале белән бүләкләнә.

Одри Хепбёрн Америка искә алу сәнгате институты тарафыннан Америка киносының бөек актрисалары исемлегендә өченче урынга тора.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одри Хепбёрн 1929 елның 4 маенда Брюсселдә туган.

Бала чагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одри Кэтлин Растон[20] 1929 елның 4 маенда Брюссель шәһәрендә туган. Ул Джозеф Виктор Растон-Хепбёрнның (Joseph Ruston Victor-Hepburn) бердәнбер баласы булган. Одриның анасының нидерланд дворяны Һендрик ван Форд белән никахыннан туган ике бертуган абыйсы: Александр һәм Ян ван Уоффордлар булган.

Одри Хепберн анасының бала чагы үскән Дорн усадьбасы

Хепбёрн Англиядагы һәм Нидерландтагы хосусый мәктәпләрдә укыган. Аның әнисе таләпчән хатын булган, атасы шәфкатьлерәк булган, шуның өчен кыз аны якын күргән. Ул гаиләдән киткәндә, Одри бала гына булган. Соңрак ул атасы белән аерылуны тормышының иң авыр дәвере дип атаган.

Бала сагында Одри Хепбёрн сурәт төшерергә яраткан. Аның кайбер балачак сурәтләре сакланган.

Карьерасының башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елда, сугыш беткәннән соң, Хепбёрн арнем консерваториясендә белем ала һәм әнисе һәм үзе ветераннар йортында шәфкать туташы булып эшләгән Амстердамга күчеп килә. 1946 елда эш белән янәшә Хепбёрн Сони Гаскеллдан[21] балет дәресләре ала. 1948 елда Одри Лондонга килә. Одри йолдозга әверелгәч, Мари Рамбер интервьюсында: «Ул сокландыргыч укучы булды. Әгәр дә ул балет белән шөгелләнүен дәвам итсә, ул атаклы балерина булыр иде» дигән [22]. Хепбёрн әнисе, гаиләсен туйдырыр өчен, аксөяк өчен түбәнсеткеч шартларда хезмәт иткән. Одри үзе эшләп акча табарга тиеш була, һәм актриса карьерасы иң табигый карар булып тоела.

Аның актерлык карьерасы «Голландский за семь уроков» дигән өйрәнү фильмнан башланган. Соңыннан ул музыкаль театрда «Высокие ботинки на пуговицах» һәм «Пикантный соус» постановкаларында уйнаган. «One Wild Oat» британ фильмы Хепбёрн өчен башлангыч чын нәфис фильм булган, ул отель регистратор кыз ролен башкарган. «Рассказы молодых жен», «Смех в раю», «Банда с Лавендер Хилл» һәм «Дитя Монте-Карло» фильмнарында ул берничә икенче планлы һәм эпизодик рольләрдә уйнаган.

Одри Хепбёрн 1951 елда «The Secret People» фильмында кинодагы иң зур ролен, балет артисты ролен, уйный. Одри балет белән бала чактан шөгелләнгән һәм фильмда күрсәткән сәләте өчен тәнкыйтнең яхшы басасына ия булган. Укытучылары, ир-егет балет артистларыннан да биегерәк булган өчен, аны һөнәри бию өчен «артык гәүдәле» дип санаган.

1951 елның 24 ноябрендә Бродвей постановкасында «Жижи» дөнья күргәннән соң, «Дитя Монте-Карло» фильмын төшергәндә, Хепбёрн төп рольгә расланган. Пьеса авторы Сидони Колетт, Хепбёрнны беренче тапкыр күргәннән соң, әйткән имеш: «Вуаля! Менә безнең Жижи!» Одри бу роль өчен Theatre World Award премиясына лаек булган. Пьеса үзе ярты еллап Нью-Йоркта барган.

Соңыннан аңа, партнеры Грегори Пек белән бергә, «Римские каникулы» дигән голливуд фильмында төп роль башкару тәкъдим ителә. Баштарак Пекның исемен эре хәрефләр белән фильм өстенә урынлаштырырга һәм аскы өлешенә генә Одри Хепбёрн исемен язу планлаштырылган була. Пек, агентына шылтыратып, Хепбёрн исемен үзенеке кебек язарга куша, чөнки ул бу роле өчен Хепбёрн «Оскар» премиясын алачагын әйткән. 1954 елда ул иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләк алган. Одри белән Пек арасында мәхәббәт романы бар дигән сүз тарала, ләкин алар икәүләп моны кискен кире кага. Хепбёрн , шулай да, болай дип өстәгән: «Гомумән, партнерны бераз яратырга һәм киресен эшләргә кирәк. Әгәр сез мәхәббәт уйнарга теләсәгез, сез шуны тоерга тиешсез. Югыйсә бернидә килеп чыкмаячак. Ләкин аны сәхнәгә чыгару кирәк түгел».

Голливуд Йолдызы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одри Хепбёрн «Сабрина» фильмында(1954)
Беренче ире Мел Феррер белән бергә Майерлинг сәхнәләштерүендә, 1957.

«Римские каникулы» фильмыннан соң, Хепбёрн Хамфри һәм Уильям Һолден белән «Сабрина» фильмында уйный. Уильям белән аның хәтта мәхәббәт мөнәсәбәтләре урнаша. Одри кияүгә чыгырга һәм әни булырга өмет иткән. Одри, сөйгәненең вазектомия үткәргәнен белгәннән соң, Һолден белән мөнәсәбәтен өзә. Билли Уайлдерның Һолден һәм Хепбёрн турында әйткәне билгеле: «Икесенең дә карьерада өлеше ис китмәле, ләкин икәүләп шәхси тормышларында бөтенләй бәхетсез».

1954 елда Одри, «Ундина» пьесасында партнеры Мел Феррер белән уйнаган, шул ук елда ул Мел Феррерга кияүгә чыккан. Мел Феррер өчен бу (биштән соң) дүртле никахы булган. Ир бергә 14 ел: 1954-1968 елларда яшәгән. 1960 елда Одри Шон Хепбёрн Феррер исемле улына әнисе булган.


1961 елда «Завтрак у Тиффани» фильмында Хепбёрн уйнаган Һолли Голайтли роле XX гасырдагы америка киносының иң табынулы образыга әйләнгән. Хепбёрн бу рольне «үз карьерасының иң джазлы роле» дип атаган.

Гомеренең соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Одри Хепбёрн Толошеназдагы кабере, Швейцария

Одри Хепберн, ЮНИСЕФта эшләгәндә, бик күп көч түккән. Күп санлы сәфәрләренең кире яклары көн саен сизелгән, ул физик яктан көчсезләнә барган.

1992 елның 19 - 24 сентябрендә Сомалига һәм Кениягә баруы аның өчен соңгысы була. Юлда йөргәндә актрисаның эч авырта башлый. Африка врачлары, кул асларында тәгаен кораллар булмау сәбәпле, диагноз куя алмаган. Әмма алар саулыгына зыян җитди булмасын дип, аңа юлны дәвам итмәскә, кире кайтырга киңәш биргән, ләкин Хепбёрн баш тарткан.

Октябрь уртасында Одри Хепбёрн Уолдерс белән Los-Ancelesкa тикшеренүгә барган. Нәтиҗә юатырлык булмаган: эчәктә яман шеш. 1992 елның 1 ноябрендә яман шешкә операция ясала. Операциядан соң диагноз өметсез булган; табиплар операция вакытлы эшләнгән дип санаган. Әмма өч атнадан актрисаны эчендәге кисү авыртулар белән хастаханәгә салалар. Анализлар яман шеш күзәнәкләре яңадан юан эчәкле һәм күрше тукымаларны биләп алганын күрсәткән. Бу актрисага яшәргә берничә ай калганын күрсәткән. Якыннары дәваханәгә килеп аның хәлен белешкән.

Тиздән, Los-Анджелеста аңа берничек тә ярдәм итә алмагач, ул Толошенага кире кайткан. Соңгы Раштуаны ул балалары һәм Уолдерс белән үткәргән. Ул бу Раштуаны тормышындагы иң бәхетле бәйрәм дип атаган.

Одри Хепбёрн 1993 елның 20 гыйнварында, 64 яшендә, гаиләсенең игътибары һәм җылы мөнәсәбәтендә, якты дөньядан киткән. 24 гыйнварда аны Толошеназ зиратына җирләгәннәр.

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #66543141 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. https://www.britannica.com/biography/Audrey-Hepburn
  4. 4,0 4,1 Encyclopædia Britannica
  5. 5,0 5,1 Internet Broadway Database — 2000.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Чешская национальная авторитетная база данных
  7. http://trove.nla.gov.au/result?q=audrey%20peake
  8. Find A Grave — 1996.
  9. 9,0 9,1 Lundy D. R. The Peerage
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 Oxford Dictionary of National Biography / C. MatthewOxford: OUP, 2004.
  11. https://www.unicef.org/goodwill-ambassadors/audrey-hepburn
  12. 12,0 12,1 12,2 Who's who(untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
  13. https://www.acmi.net.au/creators/77650
  14. Audrey Hepburn Academy Awards Acceptance Speech
  15. Emmys.com
  16. Грэмми — 1958.
  17. http://www.theatreworldawards.org/past-recipients.html
  18. http://www.walkoffame.com/audrey-hepburn
  19. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  20. Метрика Одри Хепбёрн
  21. Audrey Hepburn Children’s Fund — Holland to England, archived from the original on 2011-07-26, retrieved 2021-04-11 
  22. PowWeb
  23. «The Many Languages of Audrey Hepburn», Youtubeта клиптар йыйылмаһы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Надеждин Н. Я. Одри Хепберн: «Поговорить с ангелом…»: Биографические рассказы — 2-е изд. — М.: Майор, 2012. — 192 б. — (Неформальные биографии). — ISBN 978-5-98551-202-1.
  • Спото Д. Одри Хепберн = Enchantment: The Life of Audrey Hepburn / Перевод Т. Новиковой — М.: Эксмо, 2009. — 464 б. — (Женщина-Богиня). — ISBN 978-5-699-21237-8.
  • Мэйчик Д. Одри Хепберн: Интимный портрет = Audrey Hepburn. An Intimate Portrait / Перевод М. Беккер — М.: Вагриус, 1998. — 240 б. — (Биографии). — 20000 экз. — ISBN 5-7027-0588-2.
  • Уолкер А. Одри = Audrey. Her Real Story — Смоленск: Русич, 1997. — 444 б. — (Женщина — миф). — 21000 экз. — ISBN 5-88590-696-3.
  • Шатерникова М. С. Одри Хепберн — М.: Киноцентр, 1990. — 86 б. — 40000 экз.
  • Яськов В. Г. Одри Хепберн. Моя прекрасная леди — М.: ЭКСМО, 2012. — 224 б. — 4000 экз. — ISBN 978-5-699-60371-8.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]