Олег Лобов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Лобов latin yazuında])
Олег Лобов
Туган телдә исем Олег Николаевич Лобов
Туган 19 декабрь 1924(1924-12-19)
Ростов өлкәсе Новочеркасск
Үлгән 17 апрель 2009(2009-04-17) (84 яшь)
Новочеркасск, Ростов өлкәсе, Россия
Күмү урыны Ростов өлкәсе
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, туган якны өйрәнүче, язучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Батырлык өчен медалеСугышчан хезмәтләре өчен медалеМәскәүне саклаган өчен медалеСталинградны саклаган өчен медале

Олег Николаевич Лобов (12 декабрь, 1924 ел — 17 апрель, 2009 ел, Новочеркасск) — тарихчы, туган якны өйрәнүче, язучы. Отставкадагы полковник, Бөек Ватан сугышы ветераны. Казаклыкны актив тергезүче. Император Александр III исемендәге Дон кадет корпусын[1] тергезүдә инициатива төркеме составында эшли, шул корпуста озак еллар дәвамында укытучы булып һәм музейны саклаучы булып хезмәт итә. 2006 елдан алып Новочеркасск шәһәренең мактаулы гражданы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июненда Олег Лобов урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлый. Кызыл Армиягә үз теләге белән хезмәт итәргә языла, шул чакта аңа бары уналты яшь тә тулмаган була. Ул Владимир шәһәренең пехота училищесында берничә ай укый.

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда узган данлыклы парадта катнашканнан соң, ул турыдан-туры фронтка китә. Мәскәүне дошманнан саклап, канкойгыч сугышларда катнаша һәм үзенең беренче «Батырлык өчен» медален ала.

1942 елның сентябреннән автоматчы Олег Лобов Сталинград фронтында хезмәт итә. «Сталинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Бу медаль аның бүләкләре арасында иң мөһимнәренең берсе була.

1943 ел дәвамында Олег Николаевич Курган шәһәрендә Сталинград танк училищесында «Т-34» танк командиры вазифасын башкарырга укый. Декабрьда аңа «кече лейтенант» званиесы бирәләр.

Украинаны алманнардан азат иткән чакта кече лейтенант Лобов командалык иткән танк экипажы Корсунь — Шевченковскийдагы фашист төркемнәрен юк итүдә катнаша. Бу сугышларның берсендә ул авыр яралана.

Лейтенант Лобов өч ай госпитальдә дәвалана. Аңа бу чакта I дәрәжә Ватан сугышы орденын тапшыралар. Соңрак Олег Николаевич тагын да бер тапкыр шундый ук орден белән, ике тапкыр II дәрәжә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1944 елның җәеннән алып Лобов яңадан танк командиры, бу юлы Дон казаклары кавалерия корпусының 12нче гвардия казак дивизиясе 54нче танк полкында хезмәт итә.

1944 елның ноябрендә Венгрияне фашистлардан азат итү өчен каты сугышлар бара. 54нче танк полкына Дон казаклары полкының 43нче һәм 45нче эскадроннары белән тыгыз бәйләнештә, Дунай елгасы аша чыгып, Мохач шәһәрен алырга приказ бирелә.

Башнясына «Донской казак» дип язылған «Т-34» танкы елга ярына килеп чыга. Экипаж составында биш кеше. Хәрби машинаның командиры — Олег Лобов. Һөҗүм башлар өчен уңайлы урынны сайлап, взводындагы өч танкны һәм атлардан төшкән эскадрон казакларын җайлы итеп урнаштырып, лейтенант Лобов үз бүлекчәсен чираттагы алга омтылышка әзерли. Дошман аларга каршы каты ут ача, һөҗүмгә өч танк һәм автоматчылар утырган ике бронетранспортёрны кертә.

Юлның уң һәм сул ягыннан казакларға каршы ике «Пантера» килә. Аларның артында бронетранспортерлар, ә юлның уртасыннан моңа кадәр билгесез булган коточкыч авыр танк килә. Казаклар немец частьләренә яңа килгән «Королевский тигр» танкы турында берни дә белми. Гитлерның фикере буенча, казаклар беренче тапкыр күргән бу яңа танклар, сугышта кулланылып, сугыш барышында кискен борылыш ясарга тиеш була. Гвардия лейтенанты Олег Лобов экипажы шартлаткан бу «Королевский тигр» танкы Дон казак кавалерия корпусының хәрби хисабында мондый типтагы танкларның бердәнбере була.

Дон казаклары үз хәрби юлларын 1945 елның 9 маенда Австриянең Альп тауларында тәмамлый. Шушы чакта танк башнясының «Донской казак» дип язылган ягының артында «Альпы-Слава!» дигән Суворов лозунгысы язылып куела.

Новочеркасск кадет корпусы инкыйлабка кадәр чыккан открыткада

Новочеркасскида Олег Николаевич Лобов тормышының икенче яртысында яши. Аңа шәһәрнең Мактаулы гражданы исемен бирәләр. Олег Николаевичны монда коллекционер итеп кенә түгел, ә туган якны өйрәнүче итеп тә беләләр. Ул мондагы Кызыл байраклы кавалеристлар курсының территориясендә урнашкан авыр танклар полкының командиры була, командирлар составын укыта. Инкыйлабка кадәр монда император Александр IIIнең Дон кадет корпусы урнашкан була. Яңартып төзү дәверендә запастагы офицерлар инициативасы белән шул исемдәге уку йортын тергезү башлангач, Олег Николаевич (тумышы белән Митякинская станицасы казаклары ыруыннан) тиккә генә бу офицерлар хисабында йөрми.

Барлык гомере буенча Лобов Олег Николаевич Новочеркасскиның фотооткрыткаларын, матбугат басмаларын, маркалар җыя. Армиядән запаска чыккач, Кабарда-Балкар дәүләт университетын тәмамлый һәм булмышы буенча гына түгел, ә һөнәре буенча да тарихчы булып китә. Хәрби сәнгать тарихын төрле югары уку йортларында укыта, бер университетта укыту бүлегенең мөдире булып эшли. Һәрчак студентларга мәҗбүри программадан тыш та бик күп белем бирә, үз язмышларына төшкән туган төбәкләренә мәхәббәт тәрбияли. 1992 елда «Памятники отечества» агентлыгы «Дон на старых открытках» сериясендә «Новочеркасск» җыентыгын чыгара, аның составында Лобов коллекциясеннән ХХ гасырның 28 почта открыткасы куелган була. Ун елдан соң Дондагы Ростовта «Новочеркасск — столица донских казаков» дигән открыткалар комплекты басыла. Ул да Лобов коллекциясеннән алынган. Үзәк шәһәр китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлеге материалларын файдаланып, Олег Николаевич «Донцы XX века. Офицеры-донцы — георгиевские кавалеры Первой мировой войны 1914—1918 гг.» җыентыгын әзерли. Бу җыентык 2004 елда Дондагы Ростовта чыга.

Лобов озак еллар буена эмигрант казакларның нәселләре Канадада чыгарган «Станичный вестник» журналы редакциясе белән хезмәттәшлек итә. Бу журнал өчен хәзерге заман Дон казаклары, яңадан тергезелгән Дон кадет корпусы, Новочеркасск шәһәре турында бик күп мәкаләләр әзерли. Канададан аңа бик күп җавап хатлары, аның мәкаләләре басылган журналлар белән бандерольләр килә.

Новочеркасск шәһәренең яңа зиратындагы Дан аллеясында 2009 елның 20 апрелендә җирләнгән.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тарихы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]