Павел Якобсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Павел Якобсон latin yazuında])
Павел Якобсон
Туган 1902
Үлгән 9 сентябрь 1979(1979-09-09)
Һөнәре психолог

Павел Якобсон ( 1902 - 1979 ) - совет галим-психологы һәм укытучысы, психология фәннәре докторы (1962).

Берничә фәнни хезмәт авторы. Фәнни-тикшеренү эше психология, сәнгать психологиясе, техник фикерләү һәм иҗат психологиясе, хисләр психологиясе өлкәләренә карый.[1]

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павел Максимович Якобсон 1902 елда туган.

1918-1922 елларда ул Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетының психология һәм фәлсәфә бүлегендә укыган.[1]

Университетны тәмамлагач, Павел Якобсон педагоглык хезмәтен урта мәктәптә психология укытучысы булып башлый. 1925 елдан башлап Н.К. Крупская исемендәге коммунистик тәрбия Академиясендә эшли, фәнни-тикшеренү һәм методик эшләр алып бара, сәнгать белем бирү учреждениеләрендә психология укыта ( Дәүләт сәнгать фәннәре академиясе, Россия театр сәнгате университеты ).

Бөек Ватан сугышында катнашкан.1941елның июлендә Якобсон үз теләге белән Мәскәү ополчениесенең 8нче Краснопреснен дивизиясе сафына керә[2] Вязьменск плацдармында һәм Ельня астында барган сугышларда катнаша, анда каты яралана.[3] Демобилизацияләнә һәм 1942 елдан Мәскәү дәүләт университетының психология кафедрасында ассистент булып эшли, 1944 елдан СССР педагогик фәннәр академиясе психология институтында өлкән тикшерүче була.

1960-нчы елда П. М. Якобсон "Психология чувств" темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.[4] Хисләр һәм эмоцияләр психологиясе проблемаларын тикшерә, балаларда эмоциональ-сенсор өлкәсенең үсешен өйрәнә. Соңгы елларда ул социаль психология һәм шәхес психологиясе өлкәсендә фәнни эш алып бара.[3]

Ул 1979 елның 9 сентябрендә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Педагогик энциклопедия. / Баш мөхәррирләр И.А.Каиров һәм Ф.Н.Петров. Т. 4. - М .: Совет энциклопедиясе, 1968. - 912 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]