Пётр Апраксин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Апраксин latin yazuında])
Пётр Апраксин
Туган 24 июнь 1659(1659-06-24)
Үлгән 29 май 1728(1728-05-29) (68 яшь)
Казан
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре офицер
Җефет Степанида Матвеевна Оболенская[d]
Балалар Александр Петрович Апраксин[d][1] һәм Елена Петровна Апраксина[d]
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Төньяк сугыш
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Пётр Матвей улы Апраксин (рус. Апраксин Пётр Матвеевич, 24 июнь 165929 май 1728, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе, бояр (1709), граф (1715), сенатор (1715), Казан губернасының беренче губернаторы (1708-1713).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт хезмәтендә 1677 елдан бирле була. 1692-1694 елларда Псков шәһәрендә сугыша. 1697-1700, 1701-1705 елларда Новгородта воевода. Төньяк сугышында (1700-1721) катнаша. 1705 елдан Әстерхан губернаторы. Әстерханда стрелецлар, солдатлар һәм бистә кешеләре баш күтәргәндә (1705-06), Б.П. Шереметев җитәкчелегендәге хөкүмәт гаскәрләренең тылын саклау әтрәде башлыгы буларак, Апраксин 1706 да Казанда тора. 1708 дә калмык ханы Аюка белән калмыкларның Рәсәйгә буйсынуы турында килешү төзи.

1708-13 елларда Казан губернасының беренче губернаторы. Аның дәверендә Казан губерна кәнсәләриясе, җир бүленеше мәсьәләләренә караган мәхкәмә эшли башлый, шәһәрләрдә хәрби гарнизоннар урнаштырыла, комендантлар билгеләнә. Кораблар төзү өчен кирәк булган агачларны кистереп Санкт-Петербургга озатуны һәм Рәсәй флоты өчен корабларны урында төзүне оештыра. Армия ихтыяҗлары өчен үзәккә елына 20 меңләп ат җибәреп тора. 1711-13 елларда Чулманның сулъяк ярындагы шәхси җир биләмәләрендә дистәләгән яңа авыл, шул исәптән Алексеев авылын нигезли.

Губерна халкыннан җыела торган салымны үз белдеге белән 400 мең сумга арттыра. Моңа ирешү өчен ул салым түләүчеләргә карата төрле рәхимсез чаралар куллана. Нәтиҗәдә 33 меңләп гаилә башка губерналарга качып китәргә мәҗбүр була.

1711 елда Кубань Урдасына каршы җибәрелгән гаскәр башлыгы. 1712 дән Харкауда, Россиянең көньяк чикләрен саклауны оештыруда катнаша. 1715 тән «Коммерция турында коллегиум», 1717-18дә Коммерция коллегиясе, 1722-25 елларда Юстиция коллегиясе президенты. 1725 елдан хакыйкый яшерен киңәшче.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бороздин К.М. Опыт исторического родословия дворян и графов Апраксиных. СПб., 1841; Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1855, Ч. 2.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Lundy D. R. The Peerage