Равил Шәвәлиев (1958)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Шәвәлиев (1958) latin yazuında])
Равил Шәвәлиев
Туган 3 февраль 1958(1958-02-03) (66 яшь)
Бүздәк, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Равил Шәвәлиев (3 февраль 1958 ел)— галим-хирург, медицина фәннәре докторы (2005), Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1998). Башкортстан Хирурглар ассоциациясенең «Алтын скальпель» премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Рәшит улы Шәвәлиев 1958 елның 3 февралендә БАССР-ның Бүздәк районы Табанлыкүл авылында туган (хәзерге шушы ук районның Бүздәк авылы).

Башкорт дәүләт медицина институтын 1981 елда тәмамлый. Хезмәт юлын Уфа шәһәренең 3 нчы санлы хастаханасендә хирург булып эшли башлый.

1986 елдан Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. 1994 елдан баш белгеч, 1995 елдан министр ярдәмчесе булып эшли.

1997 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 2002 елдан хирургик авырулар кафедрасы доценты гыйльми дәрәҗәсе бирелә. 2005 елда докторлык диссертациясе яклый.

1998 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында госпиталь хирургиясе профессоры дәрәҗәсендә студентларны укыта башлый.

2000 елда Башкорт дәүләт медицина университетының клиникасында хирургия бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә, ул җитәкләгән бүлек корсак куышлыгы органнары авыруларына экстрен һәм планлы медицина ярдәме күрсәтә.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәвәлиев Равил Рәшит улының фәнни эшчәнлеге гомуми һәм корсак әгъзалары хирургиясе мәсьәләләренә багышланган.

300‑гә якын фәнни хезмәт һәм 15 уйлап табу, 4 укыту-методик әсбап авторы[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БГМУ — информационный архив, archived from the original on 2019-11-12, retrieved 2022-05-14 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәвәлиев Равил Рәшит улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 30 гыйнвар 2021)
  • Сайт БГМУ 2019 елның 15 ноябрь көнендә архивланган.