Рамил Маликов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Маликов latin yazuında])
Рамил Маликов
Туган 20 гыйнвар 1951(1951-01-20) (73 яшь)
Иске Собхангол, БАССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Уфа
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре физик
Гыйльми дәрәҗә: докторлык дәрәҗәсе[d] һәм профессор

Рамил Маликов (20 гыйнвар 1951 ел) − галим-физик, югары мәктәп укытучысы. Физика-математика фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998).

1974 елдан Башкорт дәүләт педагогия институты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы, шул исәптән 2003 елдан — һөнәри белем бирү һәм мәгълүмат технологияләре институтының Мәгълүмат технологияләре үзәге директоры, 2006-2015 елларда мәгълүмат һәм полиграфия системалары һәм технологияләре кафедрасы мөдире.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамил Фарук улы Маликов 1951 елның 20 гыйнварында Башкорт АССРның Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында туган.

Әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы, атасы — Бөек Ватан сугышы катнашучысы, дүрт орден кавалеры була.

Мәктәпкә үз теләге белән алты яшьтән укырга бара. Аны бигрәк тә математика кызыксындра, олимпиадаларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.

Югары белемне Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында ала. Мәктәптәге кызыксынуы физика-математика факультетына алып килә. Студент чагында ук фәнни эшләр белән шөгыльләнә башлый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 елда югары уку йортын тәмамлаганнан соң, МДПУ га һәм Мәскәү өлкә педагогия институтына аспирантурага тәкъдим итәләр. Экзаменнарын әйбәт тапшыра, ләкин, конкурс зур булганганлыкан икенче елга калдыралар.
  • Хезмәт юлын өлкән лаборант булып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының физика кафедрасында башлый.
  • 1973 елның язында Совет Армиясенә хезмәткә алына.
  • 1974 елның сентябреннән Башкорт дәүләт педагогия институтында эшли башлый. Теоретик һәм эксперименталь физика кафедрасында ассистент була.
  • 1976 елда А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының аспиранты була.
  • Теоретик физика кафедрасы карамагындагы аспирантурада укый. Стажировканы билгеле галим, профессор, оптика һәм каты матдәләр физикасы буенча белгеч Евгений Дмитриевич Трифоновта үтә.
  • 1981 елда «Каты җисемнәр физикасы» буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
  • 1980 -1997 елларда башта теоретик һәм эксперименталь физика кафедрасы ассистенты була. Аннан өлкән укытучы, гомуми физика кафедрасы доценты булып эшли.
  • 90 нчы еллар башыннан мәктәпләрнең, югары уку йортларның белем бирү процессына беренче буын информатика һәм илебездәге компьютер техникасы киң кертелә башлый. Рамил Фарук улы гомумиләштерү системалары, бухгалтер һәм педагогик программа чаралары өчен программа һәм методик ярдәм әзерләү процессына кушылып китә. Бу практик эшчәнлек нәтиҗәсендә гомумиләштерелгән, системалаштырылган укыту-методик әсбаплар чыгарыла. Шул ук вакытта компьютер техникасын куллану өлкәсендә укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм укыту буенча эш алып барыла.
  • 1992-1995 елларда республикадагы мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр һәм башка уку йортлары өчен педагогик программа чаралары эшләү буенча Үзәк (1993 елдан " «Галим» предприятиесе) җитәкчесе булып эшли.
  • 1995 елда докторлык диссертациясенә әзерләнү өчен иҗади ял ала һәм физика өлкәсендәге гыйльми эшчәнлегенә ныклап тотына.
  • 1998 елда математик модульләү һәм сызыклы булмаган спектроскопия өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча Башкорт дәүләт университетының математика советында докторлык диссертациясе яклый. Бу өлкәдә Башкортстанда, шулай ук чит ил басмаларында аның 100-дән артык фәнни хезмәте басыла.
  • 1998 елдан Р. Маликовның гыйльми кызыксынулар өлкәсе — информатика һәм катлаулы системаларны компьютерда модельләү.
  • 2000 елда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Маликов Рамил Фарук улына гомуми физика кафедрасы буенча профессор гыйльми исемен бирә.

Аның тарафыннан информатика һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсе буенча 30 фәнни эш, информатика һәм физика буенча 2 монография, 15 уку әсбабы һәм китап нәшер ителгән.

Мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге өчен Рамил Фарук улы Маликов Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы(1998), Россия Федерациясенең Мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008) дигән мактаулы исемнәргә лаек була. ВЛКСМ Өлкә комитетының һәм БДПУ-ның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

  • 2003 елның маенда Мәгълүмат технологияләре үзәгенә җитәкче итеп тәгаенләнә. Бу структураны яңадан булдырырга туры килә. 2006 елга кадәр БДПУ-ның мәгълүмат технологияләре Үзәге директоры вазифасын башкара.
  • 2006-2015 елларда — мәгълүмат һәм полиграфия системалары һәм технологияләре кафедрасы мөдире. Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.
  • 2015 елдан — М. Акмулла исемендәге БДПУ-ның «Системалы анализ һәм математик модельләү» фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, мәгълүмат системалары һәм технологияләре кафедрасы профессоры.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Маликова Рәмилә Сәйфи кызы — доцент, педагогик фәннәр кандидаты, 1953 елның 25 ноябрендә Уфада туган. Чишмә районында РОНО-да методист булып эшләгән. 1981 елдан 2018 елга кадәр география кафедрасында Башкорт дәүләт педагогия институтында (университетта) эшли.

Кызы — Адилә Усманова (Маликова) 2001 елда Дим районының 104-нче урта мәктәбен тәмамлый. 2006 елда ул Башкорт дәүләт университетының география факультетын уңышлы тәмамлый.

Башкорт дәүләт университетының физик география, картография һәм геодезия кафедрасында эшли, доцент.

Улы — Маликов Азат Рамил улы Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр факультетын тәмамлаган. 2008-2019 елларда М.Кәрим исемендәге яшьләр театрында актер булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маликов Р. Ф. Математическое моделирование кооперативных когерентных эффектов в спектроскопии. Монография. Уфа: Изд-во «Гилем», 2006. — 206 с.
  • Исхаков, А. Р., Маликов Р. Ф. Моделирование систем технического зрения в модифицированных дескриптивных алгебрах изображений: Монография . — Уфа: Изд-во БГПУ, 2015. — 160 с.

Дәреслекләр һәм уку әсбаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Маликов Р. Ф., Сулейманов Р. Р. Информатика занимательная и не только…Методическое пособие для студентов и учителей. — Уфа, БГПИ, 2001. −112 с.
  2. Маликов Р. Ф., Сулейманов Р. Р. Информатика классная и внеклассная. Учебно-методическое пособие (исправл. и дополненное). 2-е изд., перераб. — Уфа: Изд-во Гилем, 2004. — 370с.
  3. Маликов Р. Ф., Практикум по компьютерному моделированию физических явлений и объектов . Учеб. пособие. — Уфа: Изд-во БашГПУ, 2004. — 235 с.
  4. Жданов Э. Р., Маликов Р. Ф., Хисматуллин Р. К. Компьютерное моделирование физических объектов и явлений методом Монте-Карло. Учеб. пособие. — Уфа, БГПУ, 2005. — 123 с.
  5. Маликов Р. Ф. Основы систем компьютерного моделирования. Учеб. пособие. — Уфа: Изд-во БГПУ, 2008. — 279с.
  6. Маликов Р. Ф. Основы математического моделирования. Учеб. пособие. — М: Изд-во «Горячая линия -Телеком», 2010. — 348с.
  7. Маликов Р. Ф. Основы разработки компьютерных моделей сложных систем. Учеб. пособие. — Уфа: Изд-во БГПУ, 2012. — 256с.
  8. Маликов Р. Ф. Практикум по имитационному моделированию сложных систем в среде AnyLogic: учебное пособие. — Уфа: Изд-во БашГПУ, 2013. — 295с.
  9. Абдрафиков М. А. и др. Управление программными проектами: теория и практика: учеб. пособие [Текст] / М. А. Абдрафиков, В. Е. Гвоздев, Р. Ф. Маликов, А. Р. Исхаков. — Уфа: Изд-во БГПУ, 2015. — 128 с.
  10. Маликов Р. Ф. Практикум по дискретно-событийному моделированию сложных систем в расширенном редакторе GPSS World: практикум. — Уфа: Изд-во БашГПУ, 2017. — 280с.
  11. Маликов Р.Ф, Усманова А. Р. Путь карагай-кыпчаков из глубины веков до наших времен. — Уфа, 2020. — 150 с

Фәнни мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Маликов Р. Ф., Е. Д. Трифонов, А. И., Зайцев. Сверхизлучение протяженной системы // ЖЭТФ,1979, т.76. с.65-75.
  2. Маликов Р. Ф., В.А Малышев, Е. Д. Трифонов. О форме спектра сверхизлу¬чения // Оптика и спектр.1981.Т.50.С.406-410.
  3. Маликов Р. Ф., В.А Малышев, Е. Д. Трифонов. Влияние релаксации на дина¬мику кооперативного излучения протяженной системы. // Оптика и спектр., 1982, Т.53. С.652-659.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ВЛКСМ-ның Башкортстан өлкә комитетының Мактау грамотасы
  • БДПУ-ның Мактау грамотасы
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998)
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]