Ринат Харисов (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Харисов (1953) latin yazuında])
Ринат Харисов
Туган телдә исем Ринат Зөфәр улы Харисов
Туган 1953(1953)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы , Ленин-Бүләк
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган рәссамы - 2014
Башкортстанның атказанган рәссамы

Бу рәссам турында мәкалә, нефтьче турында биредән укыгыз

Ринат Харисов, Ринат Зөфәр улы Харисов (Канадада: Rinat Harisov, 1953 ел, ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Ленин-Бүләк) — рәссам, педагог, ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1989 елдан). «Чыңгызхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы (1990 елдан). Башкортстанның һәм Россиянең (2014) атказанган рәссамы, «Туран» халыкара бәйсез мәдәният фондының беренче премиясе лауреаты (Истанбул–Казан, 1994). 1973 елдан республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, чит ил (Австрия, Маҗарстан, Алмания, Голландия, Төркия), халыкара һәм төркем күргәзмәләрендә катнаша. 6 шәхси күргәзмәсен оештырган[1].

Тышкы рәсемнәр
Кайбер рәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елда Башкортстан АССР Борай районы Ленин-Бүләк[2] (вариант: Иске Карагыш[3]) авылында күп балалы гаиләдә туган. Әнисе — мәктәп укытучысы. Энеләре Айрат, Илгиз шулай ук югары белемле рәссамнар. Кәшкәләү авылы мәктәбенә укырга кергән. 1978 елда Ринат Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген (хәзер – сынлы сәнгать факультеты) тәмамлаган (Эрнст Сәетов шәкерте). 1978 елда һәм 1980 елдан башлап, Акмулла исемендеге Башкортстан педагогия университетының сәнгать-графика факультетында укыта, 1996 елдан сынлы сәнгать кафедрасы доценты. 1994 елда Австриядә яшәп, иҗат итеп алган. 2008 елдан Канаданың Торонто шәһәрендә яши һәм эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Харисов. «Ак Калфак» (Тукайга багышлау). 2003–2004. Киндер

Ринат Харисов — заманча рәсем классигы. Аның эшләре күргәзмәләрдә 1980-еллар башында пәйда була һәм рәсем сәнгатен сөючеләрне дә, оста галеристларны да битараф калдырмый: берәүләр аның язу манерасын «бик гади, примитив» дип санаса, икенчеләре, Малевичны һәм Шагалны искә төшерә, өченчеләре аны шунда ук классиклар разрядына кертә. Ринат Харисов — «рәсми булмаган сәнгатьнең рәсми булмаган классигы».

1980-еллар азагыннан ук иҗатының төп темасы — халык тормышы. Ринат Зөфәр улы милли гореф-гадәтләрне үзенчә кабул итә һәм үзенчә, рәссам карашы аша, аларны шигъри мәхәббәт һәм хөрмәт белән ача. Киндерләрендәге сюжетлар тыгыз контрастлы, әмма, шуның белән бергә, гади һәм аз сүзле. Автор-новаторның әсәрләре башкалардан төрле ассоциацияләр тудыру сәләтенә ия булуы белән аерылып тора. Сәнгать белгечләре фикеренчә, академик рәсем сәнгате мәктәбенә нигезләнеп, рәссам үз манерасында фольклор «наивлык»ны узып киткән: профессиональ компонентлы сюжетлар, төгәл уйланылган композицион, ритмик һәм колористик чишелеш — барысы да тәҗрибәле оста – күп гасырлык милли мәдәниятне саклаучының кулын һәм үткен карашын ачып бирә.

Рәссам үзенең сюжетларын һәм образларын тормыштан гына түгел, ә эчке күңел дөньясыннан, үз хәтереннән, балачак хатирәләреннән дә ала, ә милли колоритның булуы әсәрләргә һәрчак җылылык, ачыклык, эчкерсезлек өсти.


« Мондый сюжетларны авылда, чигүче йортында очратырга мөмкин. Ләкин Харисов аларны үз картиналарына композиция кагыйдәләрен төгәл үтәп, колоритны, тамашачыга төсләр тәэсирен төгәл саклап күчерә. Картиналарының барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган. Һәр картинасы – бик нәзберек һәм зәркән эшенә тартым
»

Иҗади эшләре Хәзерге рус сәнгате музеенда (Джерси-Сити, АКШ; Париж, Франция), РОСИЗО Дәүләт музей-күргәзмә үзәгендә (Мәскәү), «М'арс» заманча сәнгать үзәгендә (Мәскәү), Россия Федерациясе рәссамнар берлегендә (Мәскәү), М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Татарстан Республикасы дәүләт Сынлы сәнгать музеенда (Казан), «Казан» милли-мәдәният үзәгендә (Казан), «Туран» мәдәни фондында (Казан), Мари Иле сынлы сәнгать музеенда (Йошкар-Ола), БРның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә, БР мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгының «Урал» халык сәнгате галереясында (Уфа), «Мирас» галереясында (Уфа), «УралСиб Фонд» ААҖ (Уфа), шулай ук шәхси тупланмаларда һәм банкларның, Россия һәм чит ил (Алмания, Франция, Голландия, АКШ, Төркия, Австрия) фирмаларының корпоратив коллекцияләрендә саклана.

Катнашкан күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елдан башлап, беренче курста укыган вакытыннан ук, республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, чит ил (Австрия, Маҗарстан, Алмания, Голландия, Төркия), халыкара һәм төркем күргәзмәләрендә катнаша.

  • 1987 — «Рәссам һәм вакыт». Үзәк күргәзмә залы (ҮКЗ, рус. ЦВЗ), Мәскәү; Россиянең яшь рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. Чехословакия, Кипр.
  • 1988 – «Илнең яшьлеге». ҮКЗ, Мәскәү.
  • 1989 – Россиянең яшь рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. Аддис-Абеба, Хәбәшстан.
  • 1990 – «ТАТ-АРТ», Санкт-Петербург.
  • 1991 – «ТАТ-АРТ», Казан.
  • 1992 – «Казан» милли-мәдәният үзәге музее, Казан; БР мәдәният министрлыгы галереясе, Зальцбург, Вена, Австрия.
  • 1993 – «Мирас» галереясе, БР рәссамнар берлеге үзәк күргәзмәләр залы, Уфа; «Мирас» галереясе күргәзмәсе, Зур театр, Мәскәү; шәхси күргәзмә, Вена, Австрия; шәхси күргәзмә, Зальцбург, Австрия.
  • 1994 – «Туран» мәдәни фонды күргәзмәсе, Истанбул, Төркия; «Мирас» галереясе, «Грезы Луны», Рәссамнарның үзәк йорты, Мәскәү.
  • 1995 – «Чингисхан», Уфа сәнгать галереясе, Уфа.
  • 1996 – «Чыңгызханның әйләнеп кайтуы». «Казан» милли-мәдәни үзәге, Казан; «Арт-манеж» халыкара сәнгать ярминкәсе, Мәскәү.
  • 1997, 1999 – «Нәүрүз бәйрәме» перформансы, Уфа сәнгать галереясе.
  • 1997 – «Мирас» галереясе коллекциясе, Рәссамнарның үзәк йорты, Мәскәү; «Арт-манеж» халыкара сәнгать ярминкәсе, Мәскәү.
  • 1997, 1998 – Алмания илчелеге, Мәскәү.
  • 1998 – «Гравицаппа» перформансы, «Урал» галереясе, Уфа.
  • 1998-1999 – «Арт-манеж» халыкара сәнгать ярминкәсе, Мәскәү.
  • 1999 – Екатеринбург сынлы сәнгать музее.
  • 2000 – «Принцессалар» перфомансы, Нестеров музее, Уфа; «Палитра» галереясе, Санкт-Петербург; «Жаворонок в кобальте неба» сәнгать-музыкаль проекты, РҮЙ, Мәскәү; Мисыр илчелеге, Мәскәү; «Арт-манеж» халыкара сәнгать ярминкәсе, Мәскәү.
  • 2001 – «Башкортстанның заманча сынлы сәнгате». Санкт-Петербургта БР мәдәнияте көннәре, ЛОХС күргәзмә залы.
  • 2003 – «Чыңгызхан» иҗат берлеге күргәзмәсе. Мәскәү, Милләтләр йорты.

Шәхси күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 – «Ринат Харисов. Рәсем сәнгате». Уфа, БР рәссамнар берлегенең кече күргәзмә залы.
  • 1993 – «Ринат Харисов. Рәсем сәнгате». Уфа, Башкорт опера һәм балет театры.
  • 1993 – «Ринат Харисов. Рәсем сәнгате». Вена, Австрия.
  • 2001 – «Аклы-каралы кино». Уфа, «Мирас» галереясе.
  • 2004 – «Игезәкләр йолдызлыгы астында» (Сынлы сәнгать). Уфа, Нестеров музее[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994 — «Туран» халыкара бәйсез мәдәният фондының беренче премиясе (ИстанбулКазан).
  • Башкортстанның атказанган рәссамы
  • 2014 — Россиянең атказанган рәссамы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Екатерина Суворова. Творчество Рината Харисова. 2020 елның 23 февраль көнендә архивланган. artageless.com, 03.12.2014(рус.)
  2. Харисов Ринат. 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган. «Мирас» галереясы(рус.)
  3. Ринат Харисов. kulturarb.ru(рус.)(ингл.)
  4. Ринат Харисов(үле сылтама)