Розалия Насретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розалия Насретдинова latin yazuında])
Розалия Насретдинова
Туган 10 февраль 1997(1997-02-10) (27 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы DC Trident[d] һәм Aqua Centurions[d]

 Розалия Насретдинова Викиҗыентыкта

Розалия Хәйдәр кызы Насретдинова (1997 елның 10 феврале, Мәскәү, Россия) — Россия йөзүчесе. Россия Федерациясе атказанган спорт остасы (2017). Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионы (2016), кыска суда йөзү буенча Европа чемпионы (2013). 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы[1].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розалия Насретдинова 1997 елның 10 февралендә Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[2]. Мәскәүнең «Локомотив» спорт клубында тәрбияләнүче, беренче тренеры — Александр Немтырев[3]. Яшьүсмерләр турнирларының күп тапкырлар призёры.

2012 елгы Европа чемпионатында Россия катнаш дүртлек составында икенче урын яулый. Чемпионатта Россия рекордын куя.

2013 елгы Европа чемпионатында ирекле стиль белән 4×50 метрга эстафетада Россия рекордын куюда, шулай ук 4×50 метрга комплекслы эстафетада һәм 4х50 метрга катнаш эстафетада дөнья рекордларын куюда катнаша.

2014 елгы Европа чемпионатында катнаш эстафетада Розалия Насретдинова Россия җыелма команда составында Европа рекордын куя, әмма җиңүчеләр — америкалылар дөнья рекордын куя.

2014 елгы яшүсмерләр Олимпия уеннарында Розалия баттерфляй белән 50 метр дистанциягә һәм ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзүдә ике алтын, шулай ук ирекле стиль белән 4х100 метрга эстафетада көмеш медаль яулый[4].

2015 елгы җәйге Универсиада 4×100 метр эстафетада бакыр медаль яулаый һәм ирекле стиль белән 50 метр дистанциядә җиңүче була[5]. 2016 елда дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 4×50 м катнаш эстафетада алтын медаль яулый[6].

2016 елның ноябрендә Розалия Насретдинова ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Россия рекорды белән беренче килә. Үзенең үк алдагы Россия рекордын 0,06 секундка яхшырта (24,06 секунд)[2].

2017 елның 26 июнендә Россия Федерациясе спорт министрлыгы Розалия Насретдинованың «Россиянең Атказанган спорт остасы» дигән мактаулы спорт исемен бирү турында 83-нг номерлы боерыгын бастырып чыгара[7].

Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты студенты[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Розалия Насретдинова - участница Олимпиады-2016
  2. 2,0 2,1 На ЧР по плаванию в Казани побит рекорд страны и юношеский рекорд Европы
  3. 3,0 3,1 НАСРЕТДИНОВА Розалия Хайдяровна / infosport.ru
  4. Вторые летние юношеские Олимпийские Игры. Нанкин (Китай). 16-28 августа 2014 года.
  5. Пловчиха Розалия Насретдинова стала чемпионкой Универсиады
  6. Студентка НИТУ «МИСиС» Розалия Насретдинова стала чемпионкой мира по плаванию
  7. Артему Лобузову и Розалии Насретдиновой присвоено почетное спортивное звание «Заслуженный мастер спорта России»