Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале latin yazuında])
Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале
фото
«Корсар» балеты
Төп мәгълумат
Жанр

балет

Үткәрү еллары

1987 — хәзерге вакыт

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Казан

kazan-opera.ru/festivals/129/

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале (Нуриев фестивале) (рус. Международный фестиваль классического балета имени Рудольфа Нуриева) — 1987 елдан башлап, ел саен Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә торган балет фестивале. Фестиваль ел саен май аенда үткәрелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда классик балет фестивале 1987 елда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә торган Шаляпин фестивале моделе буенча оештырыла. 1993 елдан башлап, XX гасырның күренекле биючесе Рудольф Нуриевның шәхси ризалыгы белән, Казан балет фестивале аның исемен йөртә[1].

2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле фестиваль 17—26 декабрьдә үткәрелә[2][3].

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестивальдә катнашучылар арасында төрле вакытларда Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов, Ульяна Лопаткина, Владимир Васильев, Надежда Павлова, Светлана Захарова, Николай Цискаридзе, Нина Капцова, Юлия Махалина, Денис Матвиенко, Леонид Сарафанов, Анжелина Воронцова һәм башка балет сәхнәсе йолдызлары катнашканнар[1].

Рудольф Нуриев Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елда Татар опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча Рудольф Нуриев ике тапкыр Казанга килә. 1992 елның 21 маенда Нуриев П. И. Чайковский музыкасына куелган «Щелкунчик» спектакленең дирижёры була (авыру сәбәпле Нуриев бию карьерасын тәмамлап, соңгы елларда дирижёр буларак чыгыш ясый). Спектакль Казанда балет фестивале кысаларында Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә уза. Спектакльдән соң Нуриев Казан фестиваленә үз исемен бирергә ризалык бирә.

Үз интервьюсында ул: «Казан — искиткеч, бик бай шәһәр. Монда борынгы әйберләр күп! Сез — миллионерлар!.. Минем мондагы гастрольләрем тулысынча опера театры директоры Мөхәммәтҗанов әфәнде казанышы. Ул миңа сезнең сәхнәдә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы амплуада чыгыш ясарга тәкъдим итте. Мин бу кеше дип әйткән[4].

Нуриевка киләсе Казан балет фестиваленә (1993 елның май аенда) килергә тәкъдим ителә, әмма биюче 1993 елның 6 гыйнварында вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]