Сара Буранбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сара Буранбаева latin yazuında])
Сара Буранбаева
Туу җире:

Әлмөхәммәт, Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР

Театр:

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры

http://bashdram.ru/troupe/buranbaeva.html

Буранбаева Сара Абдулхай кызы (24 июнь 1967 ел) — башкорт театр актеры. 2007 елдан Россия Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сара Абдулхай кызы Буранбаева 1967 елның 24 июнендә Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Әлмөхәмәт авылында туган.

1989 елда Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала (А. К. Лощенковага курсы). Ары Милли яшьләр театрында, 1998 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрында эшли.

Мәскәүдә «Татарлар штабы» очрашуында катнаша. Әлеге очрашуда да, гомумән,[1] татар һәм башкортларның очрашуларын, фестивальләрен еш алып бара.[2]

Ролләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда
  • Төпчек («Изеүкәй менән Моразым», М. А. Буранголов; дебют, 1990),
  • Нурия («Хатын-кызның кырык сырасы», Ф. М. Бүләков),
  • Зойка-Зәйнәб (Ф. М. Бүләковның «Күңел исемлеге»),
  • Нәзирә («Кыпчак кызы» А. Ш. Ягафарова),
  • Һомай («Җаек батыр» Г. Г. Шафиков) һәм башкалар.
Кино һәм фильмнарда
  • Сания («Мидал», 2000 «Башкортстан» ТРК),
  • Гадилә («Ай кызы», 2001, 2002; «Башкортстан» ТРК),
  • Кече түти («Озын-озак балачак», «Башкортстан» киностудиясе, 2005).

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1994)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (2009)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]