Сергей Кравцов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Кравцов latin yazuında])
Сергей Кравцов
Туган 17 март 1974(1974-03-17) (50 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер М.А. Шолохов ис. Мәскәү дәүләт гуманитар университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты
Һөнәре дәүләт хезмәткәре, сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d] (2007)
Гыйльми исем: доцент[d]

 Сергей Кравцов Викиҗыентыкта

Сергей Сергеевич Кравцов (1974 елның 17 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2020 елның 21 гыйнварыннан Россия Федерациясе мәгариф министры.

Педагогика фәннәре докторы (2007), доцент. Россия Федерациясенең III класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2013). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе (2013 елның 8 августыннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәр). «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы (2021 елның 4 декабреннән).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Кравцов 1974 елның 17 мартында Мәскәүдә туган[1].

1996 елда «математика һәм информатика укытучысы» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт ачык педагогика университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 1994—1996 елларда — Мәскәү шәһәренең 176 нчы мәктәбендә математика укытучысы[2].

1997 елдан 2002 елга кадәр Россия мәгариф академиясенең Мәгариф белән идарә итү институтында эшли, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире вазыйфаларын башкара. 2000 елда «чит телне белгән дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган.

2002 елда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгында эшли башлый. 2004 елдан 2008 елга кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Виктор Болотов ярдәмчесе була.

2008 елда БДИ үткәрү процедурасын эшләгән «Федераль тестлаштыру үзәге» Федераль дәүләт учреждениесе директоры вазыйфасына билгеләнә. 2009 елда Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институтын җитәкли.

2011 елның апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Региональ үсеш департаменты директоры итеп билгеләнә; шулай ук 2011 елда «Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү академиясе» федераль дәүләт учреждениесе ректоры вазыйфаларын башкара. 2012 елның июлендә Мәгариф һәм фән министрлыгының программалар белән идарә итү һәм конкурс процедуралары департаменты директоры вазыйфасына билгеләнә.

2013 елның 8 августында, Иван Муравьевны алыштырып, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә. 2017 елның 28 октябреннән 2018 елның 24 маена кадәр Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфасына биләнә.

2020 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе мәгариф министрлыгын җитәкли[3].

2021 елның 4 декабрендә Кравцов «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы составына керә, аның кандидатурасы партия съездында җитәкче органнарны ротацияләү кысаларында тавыш бирү юлы белән раслана[4]. Шул ук утырышта Кравцовка «Бердәм Россия»нең партия билеты тапшырыла[5].

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда «Мультимедиа технологияләрен кулланып, артта калган укучылар белән математика буенча дәресләр үткәрү методикасы» дигән кандидатлык диссертациясен яклый.

2007 елда Россия мәгариф академиясенең укыту эчтәлеге һәм методлары институтында «Россия Федерациясе мәктәпләрендә профильле укытуны оештыру теориясе һәм практикасы» темасы буенча педагогика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (оппонентлар А. В. Баранников, В. И. Блинов һәм В. С. Данюшенков). «Диссернет» берләшмәсе мәгълүматлары буенча, диссертациядә өземтә буларак рәсмиләштерелмәгән, шул исәптән, авторизацияләнмәгән чыганаклардан күп алынмалар бар[6]. 2013 елның августында Дәүләт Думасы депутаты В. В. Бурматов Кравцовны докторлык диссертациясендә плагиат булуда гаепләгән[7].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе — инженер, «Энергия — Буран» галәм корабле проекты өстендә эшләгән. Әнисе — укытучы, «Информатика в школе» журналының баш мөхәррире[8].

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә бүләккә лаек булган, алар арасында:

  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәхмәт хаты (2016 елның 6 апреле) — ил белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасын үстерүгә, объектив бердәм дәүләт имтиханын үткәрү механизмнарын камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен[9];
  • «Россия Федерациясе Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме[10];
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы;
  • «Намус һәм батырлык өчен» медале (Кемерово өлкәсе, 2015)[11];
  • «Дәүләт эшлеклесе» номинациясендә Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе премиясе (2021) — гомуми белем бирү системасында Россия халыкларының милли-мәдәни традицияләрен яклау өчен[12].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кравцов, Сергей Сергеевич. Энциклопедия. ТАСС.
  2. Сергей Сергеевич Кравцов — Правительство России. government.ru.
  3. Что известно о новом министре просвещения. ТАСС (2020-01-21).
  4. Сергей Кравцов вошёл в состав Генсовета «Единой России». Официальный сайт Министерства просвещения РФ (2021-12-04). әлеге чыганактан 2021-12-04 архивланды. 2022-05-10 тикшерелгән.
  5. Медведев вручил партбилеты "Единой России" руководству ДНР и ЛНР. ТАСС (2021-12-04).
  6. «Теория и практика организации профильного обучения в школах Российской Федерации»: диссертация на соискание ученой степени доктора педагогических наук: анализ. Вольное сетевое сообщество «Диссернет» (2013).
  7. Депутат обвинил нового главу Рособрнадзора в плагиате. РБК (2013-08-12).
  8. Борисов А. От учителя до министра // Санкт-Петербургские ведомости. — 2020. — 7 февр.
  9. Распоряжение Правительства Российской Федерации от 06.04.2016 № 599-р "О поощрении Правительством Российской Федерации". Официальный интернет-портал правовой информации.
  10. Кравцов Сергей Сергеевич. Официальный сайт Министерства просвещения РФ. әлеге чыганактан 2020-07-10 архивланды. 2022-05-10 тикшерелгән.
  11. Глава Рособрнадзора награжден медалью Кемеровской области «За честь и мужество» (2015-12-11).
  12. Академик Гинцбург и министр Кравцов стали лауреатами премии Федерации еврейских общин. Интерфакс (2021-11-29).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]