Сергей Мосин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Мосин latin yazuında])
Сергей Мосин
Туган 2 (14) апрель 1849
Рамонь[d], Воронеж өлкәсе[1]
Үлгән 26 гыйнвар (8 февраль) 1902 (52 яшь)
Сестрорецк, Санкт-Петербург өязе[d], Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе[1]
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Сестрорецкое кладбище[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Михайловский Воронежский кадетский корпус[d] һәм Михаил артиллерия укуханәсе[d]
Һөнәре хәрби мөһәндис, инженер-конструктор, инженер
Эш бирүче Тульский оружейный завод[d] һәм Сестрорецкий инструментальный завод[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]

 Сергей Мосин Викиҗыентыкта

Сергей Иванович Мосин (1849 елның 2 (14) апреле, Рамонь — 1902 елның 26 гыйнваре (8 февраль), Сестрорецк) — рус конструкторы һәм ату коралы җитештерүне оештыручы, рус армиясенең генерал-майоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Иванович Мосин 1849 елның 2 (14) апрелендә Воронеж губернасының Рамонь авылында озак еллар рус армиясендә намуслы хезмәт иткән отставкадагы подпоручик Мосин Иван Игнатьевич (18101890) һәм Феоктиста Васильевнаның крестиян гаиләсендә туган.

С. И. Мосин Тамбовта укый, соңыннан (1862 елның 1 августыннан алып[2]) Воронеж кадет корпусында (1865 елда Михайловский Воронеж хәрби гимназиясе дип үзгәртелгән); азак 1867-1870 елларында Михайловский артиллерия училищесында укый. 1870 елның 21 июлендә училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, подпоручик чинында Царское Селога хезмәт урынына җибәрелә. 1872 елда Михайловский артиллерия академиясенә укырга алына, уку вакытында 1872 елда аңа поручик чины бирелә, һәм 1874 елда ул атлы кавалериянең капитаны дәрәҗәсендә күтәрелә. 1875 елда академияне алтын медаль белән тәмамлый, Тула корал заводына эшкә җибәрелә.

Мәхәббәт тарихы:

Мосинны Тулага барырга гаиләләрендәге хәл мәҗбүр итә: аның әтисе озак вакытлар алпавыт Арсеньевларда хезмәттә тора. Әтисе Иван Игнатьевичка ярдәм итү өчен кайтканында поместье хуҗасының улы алпавыт Николай Владимирович Арсеньевның хатыны Варвара Николаевнага гашыйк була. Алпавыт, ике улы һәм хатыны барлыгына карамастан, бар вакытын башкалаларда үткәрә. 1879 елның җәендә С. И. Мосин белән Варвара Николаевна арасындагы сөю хисе ачыклана, поместьега кайткан ирне Мосин дуэльга чакыра. Алпавыт властларга шикаять яза, Мосинны өч тәүлек буенча тоткынлыкта тоталар. Бик күп шаһитлар алдында Мосин алпавытны Дворяннар җыелышы бинасында яңадан дуэльгә чакыра, моннан соң яңадан йорт тоткынлыгында була. Дүрт елдан соң С. И. Мосин алпавытка никахын таркатуны сорап үтенеч яза. Аерылышкан өчен алпавыт Мосиннан 50 мең сум таләп итә. Мосинның акчасы булмый. Сигез елдан соң Мосин винтовка уйлап чыгара һәм бу аңа Варвара Николаевна белән хаклы никахлану өчен кирәкле акча бирә. 1891 елда, беренче очрашканнарынан 16 ел үткәннән соң, ниһайәть, өйләнешәләр. 1894 елның 21 апрелендә полковник С. И. Мосин Сестрорецк корал заводының начальнигы итеп тәгаенләнә.Өч үги улы һәм хатыны белән бергә Сестрорецкига күченеп килә, анда үзенең иң яхшы елларын үткәрә[3].

1875 елда остаханә начальнигы ярдәмчесе, 1876 елда — прибор‑штык остаханәсе начальнигы, 1877 елда — йозак остаханәсе начальнигы, ә 1880 елдан — инструменталь остаханә начальнигы, 1889 елда —Тула корал заводының кабул итү комиссиясе рәисе вазифасы. 1894 елда Мосин — Сестрорецк корал заводының начальнигы [4].

1883 елда Мосин үзенең башлангыч магазинлы винтовкаларын эшли. Моның өчен ул Бердан винтовкасын камиллаштыра, аның магазинына сигез патрон өстәп куя. 1891 елның 16 апрелендә ул «повторительный (кабатлый торган)» урталагы магазинле 3 линиялы (7,62 мм) дүрт тактлы винтовканы, магазинында 3 калибрлы винтовкасын раслата. Мосинның бу винтовкасы «1891 ел өлгесендәге Трехлинейная винтовка» дип атала. 1900 елда Парижда бөтендөнья күргәзмәсендә русия «кече калибрлы» трехлинейная винтовкасы Гран-При яулый. Мосин системасындагы винтовка һәм карабиннарның берничә модификациясе Россиядә һәм ССРБ-да 1947 елга кадәр җитештерелә һәм 1970 елларның уртасына кадәр ил кораллары исәбендә тора. Икенче дөнья сугышыннан соң бу винтовка һәм карабиннар лицензия буенча ПХР, ХР, РНР-ларында гына җитештерелә.

С. И. Мосин 1902 елның 26 гыйнварендә (8 февраль) үпкә шешүеннән вафат була, Сестрорецк шәһәре зиратында җирләнгән.

Вафаты мәленә Мосин генерал-майор чинына ия була.

Хезмәт итү исемлеге[5][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1867 елның 12 июненнән алып юнкер.
  2. 1870 елның 27 июненнән портупей‑юнкер.
  3. 1870 елның 21 июленнән подпоручик.
  4. 1872 елның 6 ноябреннән поручик.
  5. 1874 елның 26 ноябреннән штабс-капитан.
  6. 1876 елның 23 августыннан гвардия атлы артиллериянең поручиге.
  7. 1877 елның 27 мартыннан алып гвардия атлы артиллерия капитаны.
  8. 1880 елның 20 апреленнән алып гвардия атлы артиллерия капитаны.
  9. 1883 елның 13 февраленнән алып гвардия җәяүле артиллерия капитаны.
  10. 1890 елның 1 апреленнән алып гвардия җәяүле артиллерия полковнигы.
  11. 1900 елның апреленнән җәяүле артиллерия генерал-майоры.

Хәрби кампанияләрдә катнашмаган.

  • 1894 елның 21 апреленнән алып Сестрорецк корал заводы начальнигы.
  • 1894 елның 6 августында Сестрорецк гарнизоны начальнигы.
  • 1894 елдан алып Төп Гвардия Идаралыгы Артиллерия комитетының киңәшмә әгъзасы.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1881 елда III дәрәҗә изге Анна ордены.
  • 1886 елда IV дәрәҗә изге Владимир ордены.
  • 1892 елда II дәрәҗә изге Анна ордены.
  • 1895 елда III дәрәҗә изге Владимир ордены.
  • 1896 елда «император Александр III патшалык итү истәлегенә» медале
Чит ил бүләкләре
  • 1884 елда IV дәрәҗә болгар изге Александр ордены.
  • 1898 елда II дәрәҗә бохара Алтын Йолдызы ордены.
Конкурсларда
  • Михайлов артиллерия академиясенең алтын медале.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1960 елда С. И. Мосин исемендәге бүләк булдырыла; 1999 елдан алып, Мосин тууның 150 еллыгыннан алып бу бүләк ел саен тапшырыла[6].
  • Илнең С. И. Мосин һәйкәле куелган берничә туплавык пунктлары:
    • Рамонь касабасында (скульпторлар Л. И. һәм Э. П. Ефановлар).
    • Тула шәһәрендә (1958, скульптор В. И. Мухина).
    • Тула шәһәрендә (2012, Тула шәһәре дәүләт корал җитештерүче заводның 300 еллыгы уңаеннан бюст).
    • Сестрорецк шәһәрендә И. С. Мосин һәйкәле, 2001 ел, скульптор Б. А. Петров, архитектор А. Г. Бакусов[7].

Сестрорецкида урам һәм күптәннән нык билгеле 120нче профессиональ училище аның исеме белән аталган. С. П. Восков исемендәге боргыч бинасында1950 елда мемориаль тактаташ куела. 1952 елның 5 мартында бетерелгән зираттан хәрби хөрмәт белән Мосин мәетенең калдыклары шәһәрнең яңа зиратына күчерелә һәм анда 1958 елда барельефы куелган һәйкәл (арх. Г Прибыловский Г. И.)[8] булдырыла. Тула шәһәрендә С. И. Мосинның исемен йөрткән урам булдырыла, арытабан Тула технология техникумы да Мосин исеме белән атала. Воронежда һәм Рамонь касабасында да Мосин исемен йөрткән урамнар бар.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Мосин Сергей Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Российский государственный военно-исторический архив.Ф.310.Оп.1.Д.4460.Л.156.
  3. Газета В нашем городе № 2(9) 09 февраля 2011 года, с.3.
  4. Список генералитету по старшинству по 1-е мая 1901 г. Спб, 1901. С.996.
  5. Чуднов Г. М. Конструктор С. И. Мосин. — Тула: Приокское книжное издательство, 1990. — 171 с.
  6. 2007-05-11: Вручены премии им. С. И. Мосина 2006 года. // vTule.ru. әлеге чыганактан 2015-11-18 архивланды. 2009-12-11 тикшерелгән.
  7. Мосину С. И., памятник, archived from the original on 2015-11-18, retrieved 2020-08-24 
  8. В день рождения великого оружейника. В газете Сестрорецкие берега, № 8 (263) за апрель 2012 года, с. 2.