Силия (бистә)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Силия (бистә) latin yazuında])
Силия
Нигезләнү датасы 1889
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Сулеинское городское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сулеинское городское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 3059 (1 гыйнвар 2018)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 381 метр
Почта индексы 456920
Карта
 Силия Викиҗыентыкта

Силия — (рус. Сулея) - Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсе Саткы районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Силия шәһәр берәмлегенең административ үзәге.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы 3183 кеше (2010 елгы халык исәбе).

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул өлкәнең көнбатышында, район үзәге Саткы шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба 19 км ераклыкта урнашкан. Транссибның тарихи барышындагы Көньяк Урал тимер юлының тимер юл станциясе дә шул исемне йөртә.

Бу топоним Көньяк Уралның Силия сырты атамасыннан алынган дип фараз ителә. Бу сырт Башкортстанның Салават районы һәм Чиләбе өлкәсенең Саткы районы территориясендә ята [3]. Силия тавы — сыртның төньяк өлешендә, ә Силия бистәсе һәм станциясе - аның төньяк бите янында урнашкан[4].

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атама буенча берничә фараз бар. П.С. Паллас тау сыртын Силиас дип язып алган. Геолог Г. Розе язмаларында - Силия сырты, икенче вариантлар — Сулия, Сулея. Бу атамаларның тамырында баш. «hилейә», «hил» тын, тымык һәм баш. «уя», « уяҙ»үзән сүзләре ята.; ягъни, тын, тымык үзән [5]. Силия Башкортстан чигеннән килеп чыгып Әйгә койган Силеяз (баш. Һилеяҙ) дигән елга атамасыннан алынган булуы да мөмкин, дип фараз итә Көньяк Уралның танылган журналисты, язучы Фонотов Михаил Саввич үзенең "Под именем Сулея надо иметь в виду, прежде всего, хребет" дип аталган мәкаләсендә:

У П.С. Палласа — хребет Силиас. У геолога Г. Розе — хребет Силия. Другие варианты — Сулия, Сулея. Но первичен — Паллас, его «Силиас». Что требуется еще? Да, конечно, перевести. Перевод, с башкирского, такой: «hилейэ», «hил» — тихий, «уя, яз, уяз» — долина. Тихая долина.

[4]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юлның Силия - Күкшек арасы

Бистә 18891890 елларда Уфа-Златоуст тимер юлы салына башлау сәбәпле барлыкка килә.

Шәһәр тибындагы бистә статусы — 1950 елдан.

Билгеле шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеваторы булган, катнаш азык заводы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сулея// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]