Сәйдә Мөхәммәтшина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәйдә Мөхәммәтшина latin yazuında])

Мөхәммәтшина Сәйдә Мөхәммәтша кызы, мәгариф вктераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Түнтәр авылының абруйлы укытучы

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919нчың 16нчы сентябрендә Чепья районы Түнтәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаилә зур, 10 баланың 7се исән-сау үсә. 1929елдан колхозда член булып торалар.

Гаиләдәге икенче бала Сәйдә1929елда Түнтәр авылындагы мәктәпкә укырга бара. Бу гарәп алфавиты латин алфивитына алмаштырылган еллар. Сәйдә “Яңалиф”не үзләштерә.

Педагогик белем алу һәм педагогик эшчәнлеге башлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Казан педагогия училищесына (хәзерге Казан Дәүләт педагогика университеты) укырга керә. Училищены 1939елда тәмамлап, хезмәт юлын Смәел урта мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1940-41нче уку елында Арбор тулы булмаган мәктәбенә завуч һәм география-биология укытучысы итеп күчерелә. Хезмәтенә дә, белеменә дә куанып эшли  башлагач, ил өстенә кара яу килә. Дошман өере бик күп Сәйдәләрнең, бөтен дөньяның тынычлыгын челпәрәмә китерә. Шунда хезмәт биографиясе өзелеп, аның биографиясенә фронт елъязмасы языла башлый.

Сугыш еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942елның маеннан 1945елның октябренә кадәр Ерак Көнчыгышта Кызыл байраклы 134нче истребитель авиаполкында ил чиген япон самурайларыннан саклый. Тайганың сазлы, черкиле, кырыс урманы яшь солдатларны чыныктыра, төрле хәлләрне, вәхшилекләрне күрергә туры килә. Көнчыгыш чикне саклау белән бергә, кыска вакытлы мәктәп бетереп килгән яшь очучыларны яхшылап өйрәтеп көнбатышка озату - полкның төп бурычы була.

Шунда 9нчы май -Җиңү көнендә Сәйдә партия сафларына керә. Япония белән сугыш башлана. Самолётлар үлем йөге төяп дошман ягына очып тора. Яшь коммунист Сәйдә дә үзен үрнәк яктан таныта. “Без җиңдек. Шатлыкның иге-чиге юк иде,” - дип искә ала иде ул бу көннәр турында.

Яхшы хезмәт иткәне өчен Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә һәм, Ерак Көнчыгыш белән саубуллашып, 1945елның октябрендә туган якларына кайта ир йөрәкле Сәйдә апа. Сугыштан соң “Ватан сугышы” ордены, 8 медаль белән бүләкләнә.

Кайткач, Шодада химия-биология укыта башлый, ә 1946-1949 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә завуч булып эшли.

Сугыштан соң педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл йолдызлы солдат бүреге һәм шинельдән йөргән кыз үз эшен хәрбиләрчә төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Бу чорда бергә эшләгән иптәшләре, аның укучылары шул хакта мактап сөйлиләр. Менә 1946елда Шода мәктәбе директоры Ф.Гайнетдинов язган характеристикадан өземтә: “Иптәш Мөхәммәтшина үзенең эш дәверендә үз фәнен яратып һәм хәзерлекле рәвештә тырышып белем биргәнлеген һәм балалар белән эш итүдә сәләтле икәнлеген күрсәтә алды. Ул үз фәне буенча 95% абсолют өлгереш бирде. Укучылар арасында авторитеты зур. Дирекция тарафыннан тапшырылган эшне төгәл һәм вакытында үти. Колхозчылар арасында агитация- масса эше алып баруда актив катнаша”.

Тырышлыгын күреп, 1949елның 30 августында Арбор җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер елдан, 1950елның 18нче августында, Түнтәр җидееллык мәктәбе директоры итеп билгеләнеп, 1955елга кадәр эшли. Директор булып эшләгәндә иң үзәккә үткәне мәктәпне һәм укытучыларны ягулык утын белән тәэмин итү була. Крыло урманыннан (Мари ягында) утын кистереп ташыту гаярь ирләр эше дә бит юкса... Әнә шулай тормыш йөген ике яклап тарта фронтовик, сынмый, сыкранмый. Күргән авырлыклар фәкать йөрәккә язылып бара.

1950, 1953елларда авыл советына депутат булып сайлана. Җәмәгать эше тәртибендә башлангыч партия оешмасы секретаре вазифасын башкара. Авылда алып барган агитация-масса эше, пропагандист булу белән бергә фермада үлгән терлекләр өчен дә җавап тотарга туры килә.

1956елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп бетерелү сәбәпле, төрле мәктәпләрдә (Субаш, Түнтәр, Шода) вакытлыча укыта. 1958-60елларда Түнтәр башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучысы була. Ә 1960елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп ачыла һәм Сәйдә апа шунда матеметика, биология укыта.

35 ел укытып, 1974елда лаеклы ялга чыга.

Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнә шулай кайда гына эшләсә дә укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара: агитатор, гомере буе пропагандист, партоешма секретаре, “Белем” җәмгыятенең башлангыч оешмасы секретаре, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор, профсоюз месткомы председателе. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу да зур исемлек тәшкил итәр иде. Ә һәр елда, аның һәр көнендә никадәр киеренке эш! Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер.

Шул хезмәтләре өчен укытучы Сәйдә апа В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан “Батыр хезмәт өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медале, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

“Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) журналында һәм газеталарда аның эшчәнлеге турында материаллар чыга.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Сәйдә Мөхәммәтшина 80 яшендә 1999елның декабрь аенда вафат булды.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан “Батыр хезмәт өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медале, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

«За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей ордены (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале.

Дәвамчысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның һөнәрен кызы Гөлсинә дәвам итә. Ул да хезмәтен яратып, әнисенә тиң булырлык итеп эшләргә тырыша.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Зарипов, Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

М.Мөхәммәтҗанов, Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр, 2010