ТЭЦ урамы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/ТЭЦ урамы latin yazuında])
ТЭЦ урамы
Карта
Озынлык 9,77 ± 0,01 km
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Авиатөзелеш районы
Почта индексы 420036[1] һәм 420085[1]

ТЭЦ урамыКазанның Авиатөзелеш районындагы урам. Казанда иң озын урамнарның берсе. Исем шәһәрнең бу районында урнашкан ТЭЦ-2 аркасында алынган.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТЭЦ урамы Казанның Авиатөзелеш районы территориясе буенча уза. Урам Дементьев урамы киселешеннән башлана һәм Автосервис урамына күчү белән тәмамлана.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам Казаннан Новониколаевский бистәсе аша урап узучы юлга чыгуның бер өлеше булып тора. Урамда Казаноргсинтез комбинатына илтүче тимер юллар өстендәге автомобиль күпере урнашкан.

Урамның зур өлеше районның сәнәгать зонасы буйлап уза, анда Казан вертолет заводы һәм Оргсинтез комбинаты кебек предприятиеләр урнашкан. Предприятиеләр тарафыннан файдаланылмый торган территорияләр халыкка хезмәт күрсәтү зоналары буларак кулланыла[2]. шулай ук урамда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ Дәүләт техник күзәтү станциясе дә урнашкан.

Химия һәм Васильченко урамнары киселешендә гамәлдәге юл-патруль хезмәте посты урнашкан.

Урам күпмедер вакыт Казан стритрейсерларының шимбә төнге урам узышлары өчен трасса буларак файдаланылды[3].

Башка урамнар белән кисешүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Челюскин
  • Белинский
  • Теплица-Комбинатская
  • Хлебозаводская
  • Гудованцева
  • Химиклар
  • Химический һәм Васильченко (ТЭЦ урамы белән бердәм киселеш)
  • Төньяк-көнбатыш

Шәһәр җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам буенча 29 һәм 62 нче автобуслар уза.

Фотолар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]