Татар Әхмәте торф сазлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Әхмәте торф сазлыгы latin yazuında])
Татар Әхмәте торф сазлыгы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әлки районы
Карта

Татар Әхмәте торф сазлыгыТатарстанның көньягында урнашкан, Әлки районындагы сазлык.

1985-нче ел азагыннан региональ әһәмияткә ия булган комплекслы табигый һәйкәл[1], ул фәнни мәгънәгә ия, аркто-бореаль үсемлек төрләренең көньяк ареалы ноктасы булып тора[2].

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Кече Чирмешәннең сул яры янындагы урман читендә, Татар Әхмәте авылы каршында урнашкан[3]. Ул Кече Чирмешән тугае өстендәге беренче террасасында 15 гектарлы сазлык комплексы булып тора. Өч гектар чамасы мәйданын күл алып тора, 5 гектар сазлыклы мәйданга төшә, калганн мәйданын яфраклы урман били [2].

Сазлыктан төньяктан һәм көнбатыштан елга үзәне уза, елга аша сазлыкның төньяк кыры буйлап күпердән грунт юлы үтә. Көнчыгыш һәм көньякта сазлыклы урман (Мүк сазлыгы) җәелә. Территория Чуаш Кичүе авыл җирлегенә карый.

Минеротроф тибындагы сазлык (грунт туклануы), лимогенлы сазлык, агач-үлән һәм осок торфларыннан тора (торфның өске катламының таркалу дәрәҗәсе 25 % тан артмый, көлсулыгы 7,5%)[4] .

Сазлыкта 50 дән артык үсемлек төре очрый, шулар арасында Татарстан Республикасының Кызыл китабына керә торган түбән каен (боз чоры реликты), розмарин яфраклы тал, киң яфраклы мамык үләне, яшел чәчәкле каешъяфрак, сазлык шөпшә күкеяше, сазлык билчәне һ.б.бар. Сазлык республикада Лёзель липарисы һәм бет үләне үскән бердәнбер урын булып тора. Сирәк очрый торган кош төрләре арасында шөпшә ашаучы һәм соры торна очрый [2] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]