Форсселиус Элизабет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Форсселиус Элизабет latin yazuında])
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 23 гыйнвар 1771(1771-01-23)[1]
Туу урыны Швеция
Үлем датасы 15 февраль 1850(1850-02-15)[1] (79 яшь)
Үлем урыны Швеция
Ире яки хатыны Johann Christian Friedrich Hæffner[d]
Һөнәр төре җырчы, актёр, опера җырчысы
Музыкаль инструмент тавыш[d]

Элизабет Форсселиус (швед. Elisabeth Forsselius, тулы исеме Gertrud Elisabeth Forsselius, тумыштан Forssell; 17711850) — швед опера җырчысы һәм актрисасы.

Тышкы кыяфәте миниатюр булуы аркасында, еш кына аңа малай һәм яшүсмер кыз ролен уйнарга туры килә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1771 елның 23 гыйнварында юрист ярдәмчесе Якоб Форссел (вафаты: 1807) һәм аның хатыны Анна Магдалена Шиландер (1778-1848) гаиләсендә туа; 1786 елның 12 декабреннән театрында «Ике аучы һәм сөт сатучы» операсында Перетта роле белән беренче тапкыр сәхнәгә чыккан опера җырчысы Густава Ребека Форселнең (1772—?) өлкән апасы була[2] («De och jägarna två mjölkflickan»[3]).

1787 елның 7 октябрендә Элизабет Форсселиус Стокгольмда музыкант Иоганн Христиан Фридрих Хеффнерга кияүгә чыга. 1808 елда аерылыша һәм 1807 елда икенче тапкыр беренче иренең укучысы опера җырчысы Йохан Якоб Фальгренга кияүгә чыга.

1783 елда Элизабет Король швед операсына студент сыйфатында укырга керә, Шунда ук зур булмаган тәнәфесләр белән 1810 елга кадәр үзенең карьерасын дәвам итә. 1785-1787 елларда Стенборг театрында эшли, анда ул беренче тапкыр сәхнәгә чыга һәм «Klockan» пастораль опереттасында Маргарета София Лагерквист белән бергә көтүче Колин ролен башкара.

1787 елда Форсселиусны Адольф Фредрик Шарлотта Нойман һәм Луиза Гёц-Реми белән бергә Ристелл Stora Bullhuset бинасында урнашкан үзенең театрына чакыра. Киләсе елына Ристелл театры драма театры итеп үзгәртелә. Бер елдан соң театр бөлгенлеккә төшә һәм Ристелл , кредиторлардан котылу өчен, илдән кача. Швеция короле Густав III театрны Король драма театры итеп үзгәртә . Театрда директорлар советы оештырыла, ул 1803 елга кадәр эшли; Элизабет Форсселиус совет әгъзасы була.

Элизабет Форсселиус соклангыч актриса дип санала, бигрәк тә комедияләрдә. Луиза Гец-Реми беррәттән, ул еш кына икенче пландагы рольләр башкара, шуңа карамастан аның уенын «ис киткеч шәп» дип бәялиләр. Король швед операсында 1810 ел тәмамланганчы эшләп, шул елда ук пенсияга чыга.

Аның уңышлы рольләре: Анна "Siri Brahe och Johan Gyllenstierna"да (1790 һәм 1788); Лессингның «Minna von Barnhelm» төп рольдә (1793); Глюкның «Армида»сында Сидониия (1786-1787); Хефнерның «Электре»сында Исмена (1787-1788); Фаварның «Soliman II eller de tre sultaninnorna»сында Делида (1789-1790); Хефнерның Alcides inträde i världen Чынбарлык (1793-1794); Хефнерның "Renaud"ында Армида (1800-1801) һәм Фридрих Гальмның «Гризельда»сында маркиза (1809-1810).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]