Франис Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франис Сәйфуллин latin yazuında])
Франис Сәйфуллин
Туган 4 сентябрь 1950(1950-09-04) (73 яшь)
Дыван районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

Франис Әскәрҗан улы Сәйфуллин (1950 елның 4 сентябре, Дуван районы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. III һәм IV чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франис Сәйфуллин 1950 елның 4 сентябрендә Башкорт АССРның Дуван районында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968 елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1970—1980 елларда Киров исемендәге колхозда механизатор, агроном булып эшли. 1975 елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, ә 1981 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1980 елдан Рухта авыл советы башкарма комитеты рәисе, «Урал» колхозы рәисе.

1990 елда Башкортстан Республикасы Югары советына депутат итеп сайлана. 1991—1993 елларда Дуван районы администрациясе башлыгы була. 1993 елда Фәнис Сәйфуллин Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, ә 1995 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнә

1999 елның декабрендә өченче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда 8 нче номерлы Туймазы бермандатлы сайлау округы буенча сайлана. 2003 елның декабрендә дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасына 3 нче номерлы Калинин бермандатлы сайлау округы буенча сайлана[2][3]. Дәүләт Думасында аграр мәсьәләләр комитетына керә. 2008—2013 елларда IV чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт собраниесенең аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе вазыйфасын били. 2013 елдан бирле V чакырылыш Башкортостан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары булып эшли.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме;
  • Башкортстан Республикасының мактау грамотасы;
  • Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мактау грамотасы

Закон чыгару эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999—2007 елларда, III һәм IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 11 закон чыгару инициативасы һәм федераль законнар проектларына төзәтмә авторы була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сайфуллин Франис Аскарьянович.
  2. Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации третьего созыва, Постановление ЦИК России от 29 декабря 1999 года №65/764-3.
  3. Об установлении общих результатов выборов депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации четвертого созыва, Постановление ЦИК России от 19 декабря 2003 года №71/615-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]