Фәрзәнә Абдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрзәнә Абдуллина latin yazuında])
Фәрзәнә Абдуллина
Туган телдә исем Абдуллина Фәрзәнә Фәйзи кызы
Туган 6 декабрь 1926(1926-12-06) (97 яшь)
Башкорт АССР Җылаер кантоны Морак авылы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре РСФСР ның атказанган укытучысы (1982),

ССРБ халык мәгарифе отличнигы (1977),

РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1964).

Абдуллина Фәрзәнә Фәйзи кызы (6 декабрь 1926 ел) — педагог‑методист, мәктәп дәреслекләре авторы, РСФСР ның атказанган укытучысы (1982), ССРБ халык мәгарифе отличнигы (1977), РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1964).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрзәнә Фәйзи[1] кызы Абдуллина 1926 елның 6 декабрендә Башкорт АССР ы Җылаер кантонының[2] Морак авылында туган. 1944 елда Йомагужа урта мәктәбен тәмамлый.

1949 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаганнан соң, Морак һәм Темәс башкорт педагогия училищеларында укыта.

1961-1984 елларда Уфадагы 1-се мәктәп-интернатта эшли.

Фәрзәнә Фәйзрахман кызы балаларның күңелен, мөмкинлекләрен аңлап эш итә. Башкортстанның киләчәге — яшьләрне нык рухлы, белемле, әдәпле итеп үстерергә омтыла. Тиктормас педагог вакыт белән исәпләшми: һәрбер балага күңел җылысын бирә. Дәресләрен мавыктыргыч итеп төзи. Үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, методик хезмәтләр, әсбаплар яза.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР ның атказанган укытучысы (1982)
  • ССРБ халык мәгарифе отличнигы (1977)
  • РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1964).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Атасының тулы исеме — Фәйзрахман
  2. хәҙер Башҡортостан Республикаһының Күгәрсен районы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Усманова М. Г., Абдуллина Ф. Ф. Башкорт теле. Мәктәп укучылары, югары уку йортларында укырга теләүчеләр өчен кулланма. — Уфа: Китап, 2000. — 192 бит. — ISBN 5-295-02619-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әлмөхәмәтов Р. В. Абдуллина Фәрзәнә Фәйзи ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.