Фәридә Хәсьянова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Хәсьянова latin yazuında])
Фәридә Хәсьянова
Туган телдә исем Фәридә Шаһимәрдан кызы Хәсьянова
Туган 11 декабрь 1952(1952-12-11) (71 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан сәнгать училищесы
Һөнәре рәссам

 Фәридә Хәсьянова Викиҗыентыкта

Фәридә Шаһимәрдан кызы Хәсьянова (11 декабрь 1952 ел, СССР, ТАССР, Казан) - Татарстан Республикасының әйдәп баручы рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 11 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1973 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, Казан модельләр йортында модельер, Татарстан Сәнгать фондында интерьерлар проектлаучы һәм бизәүче, сәнгать редакторы, ә аннары Татарстан китап нәшриятының баш рәссамы, «Идел» журналының баш рәссамы булып эшли.

Фәридә Хәсьянова станок һәм гамәли графикада, рәсем сәнгатендә (портрет, натюрморт), фольклор һәм концерт милли костюмы, сәнгать дизайны һәм интерьерны бизәү, татар китабын сәнгати бизәү өлкәсендә эшли[1].

1999 ел - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

1999 ел - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б. Урманче исемендәге премиясе лауреаты .

2000 ел - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

2004 елда Россия Тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлеге тарафыннан Россия халыкларының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклау һәм арттыру эшендә аерым казанышлары өчен ул «Нестор — летописец» алтын медале белән бүләкләнгән.

2008 ел - Татарстан Республикасының Халык рәссамы.

Казанда яши һәм эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]