Ф. И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ф. И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале latin yazuında])
Ф. И. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале
логотип
Төп мәгълумат
Жанр

опера

Үткәрү еллары

1982 — хәзерге вакыт

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Казан

www.kazan-opera.ru

Ф. И. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале (Шаляпин фестивале) — Казанда ел саен уздырыла торган Халыкара музыка фестивале. Россиядә иң борынгы фестивальләрнең берсе, 1982 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм театрның баш дирижёры Виталий Куценко (1979 — 1982 елларда) инициативасы буенча оештырыла[1]. Фестиваль 1873 елда Казанда туган рус опера һәм камера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпин исемен йөртә.

Фестиваль ел саен февраль аенда Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрелә. 1985 елда фестиваль Бөтенроссия статусына, ә 1991 елда халыкара статуска ия була[2].

2012 елда 30 нчы юбилей фестивале уза. Анда Михаил Плетнёв, Валерий Гергиев һәм Мариин театры коллективы, бас Рене Папе һәм дөнья опера сәхнәсенең башка йолдызлары катнашкан[3].

Төрле елларда фестивальдә катнашучылар арасында күренекле вокалистлар һәм дирижёрлар була. Фестиваль спектакльләрендә һәм концертларында: Ирина Архипова, Булат Минжилкиев, Дмитрий Хворостовский, Мария Биешу, Ирина Богачёва, Любовь Казарновская, Анатолий Кочерга, Ольга Бородина, Сергей Лейферкус, Паата Бурчуладзе, Ольга Гурякова, Хибла Герзмава, Николай Путилин, Альбина Шаһиморатова, Владимир Васильев һәм башка танылган башкаручылар һәм дирижёрлар катнашканнар.

Фестиваль моделе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестивальнең профиле — башкару. Һәр фестиваль афишасында бары тик театрның үз спектакльләре генә тәкъдим ителә, әмма һәрвакыт төп партияне барлык спектакльләрдә төрле илләрне яки Россиянең иң зур театрларын тәкъдим итүче солистлар башкара.

Фестиваль программасына Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының соңгы премьералары, һәм Ф. И. Шаляпин репертуарындагы опералар кертелә. Фестиваль, гадәттә, «опера шоу» форматындагы гала-концерт белән тәмамлана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]