Хатия Буниатишвили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хатия Буниатишвили latin yazuında])
Хатия Буниатишвили
Туган телдә исем гөрҗ. ხატია ბუნიათიშვილი
Туган 21 июнь 1987(1987-06-21)[1] (36 яшь)
Батум, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Гөрҗистан
 Франция
Әлма-матер Тбилисская государственная консерватория имени Вано Сараджишвили[d] һәм Венский университет музыки и исполнительского искусства[d]
Һөнәре классический пианист
Кардәшләр Гванца Буниатишвили[d]

 Хатия Буниатишвили Викиҗыентыкта

Хатия Буниатишвили (гөрҗ. ხატია ბუნიათიშვილი; 1987 елның 21 июне, Гөрҗи ССР, ССРБ) — Гөрҗистан пианисты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 21 июнендә Гөрҗи ССРда туа.

Өч яшендә өлкән апасы Гванця белән бергә әнисе җитәкчелегендә фортепианода уйнарга өйрәнә башлый[2]. Алты яшендә Тбилисида камера оркестры белән үзенең беренче концертын бирә.

10 яшендә Швейцария, Франция, Алмания, Бельгия, Люксембург, Нидерланд, Монако, Италия, Австрия, Дания, Россия, Украина, Әрмәнстан, Израиль һәм АКШта концертлар белән чыгыш ясарга чакырыла.

2004 елда Тбилиси үзәк музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тбилиси дәүләт консерваториясенә(рус.) укырга керә, Тенгиз Амирэджибидә белем ала.

Иҗади казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда, консерватория студенты буларак, Хатия Киевта В. Горовиц исемендәге Халыкара яшь пианистлар конкурсында махсус приз, шулай ук Грузиянең яшь музыкантларына ярдәм итү конкурсында (Елизавета Леонская аны гамәлгә куючы) беренче приз ала.

2010 елда Хатия Borletti-Buitoni Trust Award премиясе лауреаты була.

2012 елда Echo Klassik Awards та «Елның иң яхшы башкаручысы» исеменә лаек була.

2016 елда Германия музыка индустриясе Ассоциациясеннән Echo Klassik премиясен ала. Шулай ук 2016 елның декабрендә TF1 Француз телеканалы тарафыннан «Елның иң яхшы музыканты» дип атала.

Пианистка Европа һәм Американың иң дәрәҗәле дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Хатия Буниатишвили ирекле биш телдә сөйләшә, Парижда яши[3].

Иҗтимагый позиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның җәендә Германиянең WDR телеканалына биргән интервьюсында Хатия аңың өчен, Грузия гражданины буларак, кулай булмаган әйберләр бар, дип белдерә: «Мин Валерий Гергиев белән уйнамыйм, аның Путинның дусты булуы моңа сәбәп түгел. Дуслык — ул шундый әйбер, анда чикләүләр юк. Кеше үзе теләгән кеше белән дус. Валерий Гергиев минем өчен Путин сәясәтен пропагандалаганга яраклы түгел».

Шул ук интервьюда Грузия пианисты Германия тамашачыларына Россия аның илен — Грузияне оккупацияләвен искәртә һәм нейтраль булырга хокукы булмавын ассызыклый: «Владимир Путин кеше хокукларын хөрмәт итми. Ул минем туган илем — Грузияне оккупацияли, Украина аннексиясен барлыкка китерә. Барысы да Сириядә нинди хәл булуын һәм кем гаепле икәнлеген белә. Мондый вакытта безнең нейтраль булырга хокукыбыз юк, без мондый вакыйгаларга игътибар итәргә тиеш. Минемчә, бу безнең абсолют җаваплылыгыбыз. Мин — Грузия, шулай ук бөтен дөнья гражданины, шуңа күрә проблемалар бар һәм шәхсән минем өчен алар яраклы булмавын әйтергә бурычлы»[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]