Хведер Ситта

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хведер Ситта latin yazuında])
Хведер Ситта
Туган 28 май 1914(1914-05-28)
Үлгән 27 февраль 1944(1944-02-27) (29 яшь)
Әлма-матер Ленинград дәүләт журналистика институты[d]
Һөнәре язучы

Хведер Ситта (тулы исеме Федот Александрович Ситта, 28 май 1914, Кече Батыр авылы, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе - 1944 елның 27 феврале, Нарва, тик Сланцы шәһәрендә җирләнгән, Ленинград өлкәсе, СССР (башка мәгълүматлар буенча, Долгая Нева авылы, Нарва шәһәре янында) — совет чуаш прозаигы, шагыйрь, журналист.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хведер Ситта 1914 елның 28 маенда Сембер губернасы Буа өязе Кече Батыр (хәзерге вакытта Чуаш Республикасының Батыр районы, Россия) авылында туган. 7 еллык мәктәпне тәмамлап, Батыр педагогия техникумына укырга керә, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, коллективлаштыруда катнаша.

1932-1935 елларда «Пионер сасси» («Пионер тавышы») республика газетасының җаваплы секретаре булып эшли. 1938 елда В.В. Воровский исемендәге Ленинград дәүләт журналистика институтын тәмамлый.

1938 елның көзендә Совет Армиясенә алына, Ленинград хәрби округы частьләрендә хезмәт итә. 1939 елда «Красноармеец» дивизион газетасы редакциясенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышын өлкән политрук буларак каршы ала. 1942 елдан - «Ватан сакчысы» Кызыл Армия газетасының батальон комиссары һәм мөхәррире. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

1944 елның 29 февралендә Ленинград янындагы сугышларда һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Канаш» («Киңәш»), «Пионер сасси» («Пионер тавышы»), «Çамрăк колхозник» («Яәь колхозчы»), «Коммунар» газеталарында шигырьләрен бастыра, «Малтанхи парне» («Беренче бүләк», 1933), «Комсомолии» («Комсомолия», 1933), «Пирен çамрăклăх» («Безнең яшьлек», 1935) китапларын нәшер итә.

1941 елда Чабаксарда 3000 данә тираж белән «Фронт хикәяләре» («Фронт хикәяләре») китабы чыгарыла.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дедушкин, Н. Яланах асра // Дедушкин, Н. Кунçул уттипе/ Н. Дедушкин. — Шупашкар, 1975. — С. 142—145.
  • Еливанова, Г. «Пуринчен ытла Вовăшăн çунатăп эпĕ» / Г. Еливанова // Хыпар. — 2005. — 13 утă. — (Литературăпа ӳнер кăларăмĕ).
  • Михайлова, Г. Чӑваш ҫыравҫисемпе журналисчӗсем — фронтра / Г. Михайлова // Хыпар. — 2011. — 22 нарӑс. — С. 4.
  • Абрамов, В. А. Ситта (Ситов) Федот Александрович / В. А. Абрамов // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2011. — Т. 4 : Си-Я. — С. 30.
  • Афанасьев, П. Ситта Хведер (Ситов Федот Александрович) // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 378.
  • Еливанова, Г. Погиб на передовой / Г. Еливанова // Совет. Чувашия. — 2004. — 9 июня.
  • Ситов Федот Александрович (Хветĕр Çитта) // Батыревская энциклопедия. — Чебоксары, 2005. — С. 209—210.
  • Ялгир, П. Ситта Хведер (Ситов Федот Александрович) // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 105—106.