Эльза Хорева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльза Хорева latin yazuında])
Эльза Хорева
Туган 29 октябрь 1958(1958-10-29) (65 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, мөхәррир

 Хорева Эльза Рәхимҗан кызы (29 октябрь 1958 ел) — журналист, дәүләт эшлеклесе. 1979 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. 2011-2018 елларда "Республика Башкортстан" газетасының баш мөхәррире. Башкортстан Республикасының 1нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Законнар чыгару Палатасы депутаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльза Рәхимҗан кызы Хорева (кыз фамилиясе Баймөхәмәтова) 1958 елның 29 октябрендә[1] ул вакытта Башкорт АССРның Баймак районының Темәс авыл Советына караган 3-нче урман заводы шәһәрчегендә (поселок Лесозавод № 3) туган.

1966 елда Сибай шәһәрендә 1-нче сыйныфны тәмамлый. Аннары укуын, ата-анасы удар комсомол төзелешенә барганлыктан, 1967 елда Свердловск өлкәсе Качканар шәһәренең 3-нче урта мәктәбендә дәвам итә.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1978 елда БДУның читтән торып уку бүлегенә күчеп, «Качканарский рабочий» шәһәр газетасында хезмәт эшчәнлеген башлый.

1983 елда Башкортстан яшьләре газетасы «Ленинчы»—«Ленинец»та хәбәрче, бүлек мөдире була.

1991 елдан иҗади эшчәнлеген «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә дәвам иттерә. «Атна»—«Неделя» иҗтимагый-сәяси тапшыруларын эфирга әзерләп чыгара.

1995 елда Эльза Хорева Супайлы (урысча Сипайлово) округы буенча Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Законнар чыгару Палатасына депутат итеп сайлана. Һөнәри нигездә Кануният, дәүләт төзелеше һәм суд-хокук мәсьәләләре буенча комитетта эшли, Башкортстан Республикасының кайбер үзгәрешләр һәм өстәлмәләр белән бүгенге көндә дә гамәлдә булган күп кенә законнарын әзерләүдә турыдан-туры катнаша.

1999 елда Корылтай депутаты вәкаләтлекләре тәмамланганнан соң, «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясендәге журналист эшенә кире кайта, бер вакытта Үзәк телевидениенең 1 нче федераль каналы белән актив хезмәттәшлек итеп, аның «Доброе утро» программасы өчен республика тормышын яктырткан сюжетлар әзерли.

2003 елдан «Интерфакс» халыкара мәгълүмат агентлыгының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли.

2011-2018 елларда «Республика Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире була. 2018 елның маенда бу вазифасыннан үз теләге белән лаеклы ялга китә[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]