Юдит Варга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юдит Варга latin yazuında])
Юдит Варга
Туган телдә исем маҗар. Varga Judit
Туган 10 сентябрь 1980(1980-09-10)[1] (43 яшь)
Мишкольц, Маҗарстан[1]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Университет Мишкольца[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Фидес — Венгерский гражданский союз[d][2]
Җефет Péter Magyar[d]

 Юдит Варга Викиҗыентыкта

Юдит Варга (маҗар. Varga Judit; 1980 елның 10 сентябре, Мишкольц, Маҗарстан) — Маҗарстан сәясәтчесе һәм юрист. Фидес партиясе әгъзасы. 2019 елның 12 июленнән юстиция министры. 2018—2019 елларда Маҗарстан премьеры офисында Европа берлеге эшләре буенча Маҗарстан Дәүләт секретаре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юдит Варга 1980 елның 10 сентябрендә Мишкольцта туа[3].

1993—1999 елларда Мишкольцта Авас гимназиясендә(ингл.) укый. 1999—2004 елларда Мишкольц университетының(ингл.) юридик факультетында укый, 2002—2004 елларда республика стипендиясен ала. 2003 елда Нюртинген-Гайслинген югары икътисад һәм экология мәктәбенең(ингл.) Erasmus студентлар инициативасы стипендиясен ала. 2001—2004 елларда Икенче дивизион лиганың (NB I. B) университетның баскетбол командасы капитаны була. 2004 елда Мишкольц университетын тәмамлый (summa cum laude). 2005—2009 елларда Будапешт университетының концерт төркеме әгъзасы була. 2009 елда адвокат өчен квалификация имтиханы тапшыра[4].

2004 елның сентябреннән 2005 елның октябренә кадәр — Будапештта Freshfields Bruckhaus Deringer(ингл.) юридик фирмасында, 2005 елның ноябреннән 2006 елның августына кадәр — Будапештта Hogan & Hartson(ингл.), 2006 елның сентябреннән 2009 елның августына кадәр — Будапешт төбәк судында һәм Пештның үзәк район судында стажировка уза. 2009 елның августыннан Европа парламенты депутатының сәяси киңәшчесе булып эшли: Янош Адерны 2012 елның маенда Маҗарстан Президенты итеп сайланганчы аның офисында, аннары 2014 елның маена кадәр Эрик Банки(ингл.) офисында, аннары Дьердь Хелвеньи офисында эшли[5].

2018 елның 22 маенда премьер-министр офисында Европа берлеге эшләре буенча дәүләт секретаре вазыйфасын ала. 2019 елның 12 июлендә премьер-министр Виктор Орбан җитәкчелегендә Орбанның дүртенче кабинетында(ингл.) юстиция министры дәрәҗәсен ала. Ласло Трочанины алыштыра.

Инглиз, алман, француз һәм испан телләрен белә[3].

Кияүдә. Ире — Петер Мадьяр (Magyar Péter). Өч баласы бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 https://www.kormany.hu/hu/miniszterelnokseg/europai-unios-fejlesztesekert-felelos-allamtitkar/az-allamtitkar
  2. Национальное собрание Венгрии Parliamentary Information System
  3. 3,0 3,1 dr. Varga Judit életrajza. Kormányzat (2020). әлеге чыганактан 2020-04-07 архивланды. 2020-04-08 тикшерелгән.
  4. The Minister. Government (2020). әлеге чыганактан 2020-04-02 архивланды. 2020-04-08 тикшерелгән.
  5. Dr Judit Varga. Berlin Security Conference (2019). 2020-04-08 тикшерелгән.(үле сылтама)