Юрий Соломенцев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Соломенцев latin yazuında])
Юрий Соломенцев
Туган 25 июнь 1939(1939-06-25)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Үлгән 15 сентябрь 2018(2018-09-15) (79 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты[d] һәм Донской государственный технический университет[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Юрий Соломенцев (25 июнь 1939 ел) — автоматлаштыру өлкәсендә ССРБ һәм Россия галиме.

Техник фәннәр докторы (1974), профессор (1976), ССРБ фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты (23.12.1987).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Михайлович Соломенцев 1939 елның 25 июнендә Ленинград шәһәрендә туган. ССРБның партия һәм дәүләт эшлеклесе Соломенцев Михаил Сергеевичның (7.11.1913—15.02.2018) улы.

1961 елда Чиләбе политехник институтын «Технология машиностроения, металлорежущие станки и инструменты» белгечлеге буенча тәмамлый. 1965 елда Мәскәү станок-инструмент институты аспирантурасын тәмамлый, шул ук елда (срогыннан алда) техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе яклый.(темасы:«Исследование возможности переналадки гидрокопировального полуавтомата 1722 на заданную точность различных типо-размеров обрабатываемых деталей»)

19651967 елларда Ростов авыл хуҗалыгы машиналар төзү институтында укыта.

1967 елдан алып «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университеты хезмәткәре, 19742007 елларда ректор, 2008 елдан алып президент.

Улы Михаил — Мәскәү мэры һәм хөкүмәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Кызы Ксения — журналист.

Бүләкләре, премияләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин премиясе лауреаты (1972), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1986), Россия Федерациясенең белем бирү өлкәсендә Хөкүмәт премиясе (2001)[1], һәм фән һәм техника өлкәсендә премия лауреаты (2003)[2]
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1981), Октябрь Революциясе ордены (1986), «Мәскәүнең 850-еллыгы истәлегенә» медале, Георгий Димитров медале (Болгария) һәм башкалар белән бүләкләнгән.
  • «Станкин» Мәскәү Дәүләт технология университетының мактаулы докторы, Хемницкий техник университетының мактаулы докторы (Алмания), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Постановление Правительства Российской Федерации от 30 августа 2002 г. № 647 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2001 года в области образования»
  2. Постановление Правительства Российской Федерации от 16 февраля 2004 г. № 85 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2003 года в области науки и техники»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Юрия Михайловича Соломенцева РФА рәсми сайтында
  • [1], [2] 2012 елның 30 июнь көнендә архивланган.