Юрматы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрматы latin yazuında])

Юрматлар - татар-башкорт кланы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрматлар Идел буе Болгары һәм аңа чиктәш өлкәләр территориясендә төрки һәм угор (борынгы мадьяр) халыкларының аралашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар һәм башкорт халкының башлангыч (болгар-угор) этник катламына карый. XIII-XIV йөзләрдә юрматлар Зәй һәм Шошма елгалары арасында күченеп йөргәннәр, XIV гасыр ахырында Каманың уң ярына килеп урнашканнар. XV гасырда Нугай Урдасына буйсынганнар. Юрматлар җитәкчесе Борнак-бий юрматларның нугайлар белән Кубань елгасы буйларына күченеп китүләренә каршы чыкса да, кабиләнең бер өлеше, нугайлар басымы астында һәм алар белән бергә, күчәргә мәҗбүр була.

XIII-XIV гасырларда кабиләнең яшәү территориясе Дала Зәе һәм Шошма елгалары буйларын биләгән. XV гасырда юрматларның күпчелеге көньяк-көнчыгышка күчеп китеп, Агыйдел елгасы буендагы җирләргә: Ашкадар, Зиган, Куганак, Селеук, Стерлә, Сохайл, Тайрук елгалары үзәннәрендә, Нугуш елгасының уң һәм Уршак елгасының сул ярларында урнаша.

XVII гасырда юрмат кабиләсенең бер өлеше Кече Уран һәм Ток елгаларының югары агымы буйларындагы җирләргә күчеп килә. Башкортстан Рус дәүләтенә кушылганнан соң, кабиләнең биләмә җирләре Нугай юлының Юрматын волостен тәшкил иткән. XVIII гасырда юрматларның җирләре бурҗан, кыпсак һәм тамьян кебек кабиләләрнең яшәү территорияләре белән чиктәш булган. П.И. Рычков мәгълүматлары буенча, XVIII гасыр уртасында Юрматын волостенда 521 хуҗалык исәпләнгән.

Өченче ревизия мәгълүматлары буенча (1761-1764 еллар) «Ерматын волостенда» 1185 җан ясаклы татар һәм бары 12 башкорт яшәгән[1]. Хәзерге вакытта юрмат кабиләсе яшәгән территория Башкортстанның Гафури, Ишембай, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федорка, Оренбург өлкәсенең Беляевка, Кызыл Гвардия, Новосергиевка һәм Сарытау өлкәсенең Перелүб районнарына карый.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. С. 107-108.