Ясмила Жбанич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ясмила Жбанич latin yazuında])
Ясмила Жбанич
Туган телдә исем босн. Jasmila Žbanić
Туган 19 декабрь 1974(1974-12-19)[1][2] (49 яшь)
Сараево, Босния һәм Герцеговина Социалистик Республикаһы, Югославия Социалистик Федератив Республикасы[3]
Ватандашлыгы  Бүснә-Һәрсәк
Әлма-матер Сараевский университет[d] һәм Academy of Performing Arts in Sarajevo[d]
Һөнәре кинорежиссёр, актёр, сценаричы, кинопродюсер, видеохудожник

 Ясмила Жбанич Викиҗыентыкта

Ясмила Жбанич (босн. Jasmila Žbanić, 19 декабрь 1974, Сараево, Югославия Социалистик Федератив Республикасы) — Босния һәм Герцеговина кинорежиссёры. Жбанич үзенең «Грбавица» фильмынан соң дөньяда билгеле була, кинокартина 2006 елда 56 нчы Берлин халыкара кинофестивалендә «Алтын аю» наградасын ия була. Шулай ук аның 2010 елда чыккан «Юлда» («На пути») фильмы 2010 елгы Берлин кинофестиваленең конкурс программасында катнаша.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ясмила Жбанич 1974 елда Югославия Социалистик Федератив Республикасының Босния һәм Герцеговина Социалистик Республикасының башкаласы Сараевода босни мөселман гаиләсендә туган.[4]

Ясмила Жбанич Сараевода сәхнә сәнгате академиясенең театр һәм кино режиссурасы бүлеген тәмамлый. Күпмедер вакыт дәвамында АКШ-та Вермонт штатында «Икмәк һәм курчак» курчак театрында эшли, Ли Ди Лонг эш төркемендә клоун булып эшли.

Босния һәм Герцеговинага кайткач, 1997 елда «Деблокада» художество ассоциациясенә нигез сала һәм документаль һәм кыска метражлы фильмнар төшерә башлый[5]. «Деблокада» ассоциациясе белән күп документаль фильмнар, художестволы видео эшләр һәм кыска метражлы фильмнар төшерә һәм әзерли. Аның эшләре бөтендөнья буенча күп кенә кинофестивалдә һәм күргәзмәдә күрсәтелә: «Манифеста 3» 2000 елда Словениядә, «Kunsthalle Fridericianum» 2004 елда Касселдә, 2003 елда Истанбул биенналесында.

Ясмила Жбаничның «Грбавица» фильмы 2006 елда 56 нчы Берлин халыкара кинофестивалендә «Алтын аю» наградасын ия була һәм «Аурупаның иң яхшы фильмы» һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» категорияләрендә 2006 елгы Аурупа киноакадемиясе премиясенә номинант була[5].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Грбавица» фильмы өчен 2006 елда 56 нчы Берлин халыкара кинофестивалендә «Алтын аю» наградасы.
  • «Грбавица» фильмы өчен 2006 елда 56 нчы Берлин халыкара кинофестивалендә экуменик (христиан) жюрисы призы
  • «Грбавица» фильмы өчен 2006 елда 56 нчы Берлин халыкара кинофестивалендә Peace Film Award призы
  • «Картинки из углы» («Почмакнан сүрәтләр») фильмы өчен ZagrebDox премиясенең «Бөек тамгасы»
  • «Тәрҗемәи хәл» фильмы өчен Сорос-үзәге премиясе
  • «После, после» («Соңыннан, аннары») фильмы өчен Сорос-үзәге премиясе
  • «Noć je, mi svijetlimo» фильмы өчен махсус приз
  • «Noć je, mi svijetlimo» фильмы өчен New York Expo Film Festival жюрисы премиясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]