Әнвәр Мөлеков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Мөлеков latin yazuında])
Әнвәр Мөлеков
Туган Чакмагыш районы
Үлгән Чакмагыш районы

Әнвәр Мөлеков (25 август 1923 ел8 гыйнвар 2008) — укытучы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1963). Башкорт АССРның укытучылар съезды делегаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөлеков Әнвәр Бәхти улы 1923 елда Башкорт АССР Бәләбәй кантоны Иске Чупты[1] авылында туган.

Чакмагыш 1-нче урта мәктәбен тамамлагач, Рапат урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый.

1942 елның февралендә Кызыл Армия сафына хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби әзерлекне Гафури районынын Красноусол авылында яңа төзелгән 219 нчы дивизиядә үтә.

1943 елда Уфа хәрби җәяүлеләр училищесына җибәрелә. Пулеметчиклар взводы командирына укый.

1944 елның җәендә 300 курсант белән бергә 4-нче Украина фронтына җибәрелә. 18-нче армия составында өлкән лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Житомир, Львов, Ивано-Франковск, Мукачево, Ужгород, Кошице янындагы хәрби операцияләрдә катнаша.

1945 елның февраль башында Прагада Биек Татр янында каты яралана. Җиңү көнен Мәскәүдә каршылый.

1945-1971 елларда Яңа Коты урта мәктәбендә математика укытучысы, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, директор булып эшли.

1958 елда читтән торып Башкорт дәүләт университетында укытучы һөнәрен үзләштерә.

1971 елдан Чакмагыш 1-нче урта мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә.

1985-1988 елларда — Чакмагыш 1-нче урта мәктәбендә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы булып эшли.

1988 елдан лаеклы ялда.

Гомуми педагогик стажы: 44 ел.

2006 елның 8 гыйнварында вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәҙерге Башҡортостан Республикаһы Саҡмағош районына ҡарай.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]