Әхмәдия мәдрәсәсе
«Әхмәдия» мәдрәсәсе, Лаклы мәдрәсәсе — Уфа губернасының Лаклы авылының собор мәчете (1828?) кырында (1870[1]-1919 елларда гамәлдә булган мәдрәсә.
Ахун һәм шул мәдрәсәнең мөдәррисе Әхмәтсафа Баһаветдинов исемен йөрткән.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәдрәсә XIX гасырда Златоуст өязенең Лаклы авылы «Әхмәдия» мәчете кырында ачыла.
ХХ гасыр башында мәдрәсә бер ничә йортта урнаша: ике залда мәчет, бер ничә уку йорто, пансионат, аш бүлмәсе һәм башҡа ярдәмче хуҗалык бүлмәләре була. Документлар буенча, Лаклы мәдрәсәсенең бөтә Златоуст өязе мосылманнарын хезмәтләндергән. Монда Нәсибаш, Түбәнге Кыйгы, 2-че Әйле, Балакатай, Олы Кошчы улуслары, Тырнаклы улусының күпчелек өлеше кергән. Дыуан-Мәчетле, Морзалар һәм Тырнаклы улусының өч авылы — Арый авылы мәдрәсәсенә караган.
1912 елда урындагы хакимият тарафыннан Әхмәдия мәдрәсәсе эргәсендәге хәйрия оешмасының уставы кире кагыла[2].
Совет заманында мәдрәсә йортында «крестьян яшьләре мәктәбе» оештырыла. Мондый мәктәпләр Башкорт АССР-ының Мәсәгуть кантонында икәү була. Соңыннан шул ук бинада 7 еллык мәктәп эшләгән.
1968 елда авыл мәчете йорты «архитектура комарткысы» дип таныла.
Укыту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әхмәдия мәҙрәсәсенең укыту программасы Троицк, Казан һәм Ырынбур шәһәрләрендәге шушындый ук уку йортларының программаларына ошаган була[3].
Әгәр 1908 елга тиклем Лаклы мәдрәсәсендә белем алыу 4 ел булса, яңа уку бинасы төзелгәннән соң — 7 йыл була. «Әхмәдия» мәдрәсәсендә белем алу ике баскычтан торган: беренче баскыч — мәктәптә яки рус-башкорт мәктәбендә уку — 4 ел, ә икенче баскыч — аерым класларда уку (шәкертләр өч төркемгә бүленгән). Икенче баскычта укучы шәкертләр мәдрәсәнең пансионатында яшәгән[4]
Укытучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әхмәтсафа Баһаветдинов (мөдәррис);
- Шакирьян Габделвәлиев;
- Мәхмүтьян Солтангәрәев;
- Рәхимгол Габделвәлиев;
- Мөхәмәтсадыйкгәрәй Сәйфитдияров.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Көньяҡ Урал һәм Урал алды мәҙрәсәләре: тарих һәм заман: Хрестоматия / төҙөүсе Т. М. Аминов — Өфө: БГПУ нәшриәте, 2010. — 429 б. — ISBN 978-5-87978-659-0.
- Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане — М.: Логос, 2007. — 95 б. — ISBN 978-5-98704-224-0.
- Зинуров Г., Бәдретдинов С. Ахмедсафа Багаутдин и медресе «Ахмадия» // Ватандаш. — 2008. — № 8. — С. 180—194. — ISSN 1683-3554.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ беренче телгә алу елы
- ↑ Көньяҡ Урал һәм Урал алды мәҙрәсәләре: тарих һәм заман: Хрестоматия / төҙөүсе Т. М. Аминов — Өфө: БГПУ нәшриәте, 2010. — 429 б. — ISBN 978-5-87978-659-0.
- ↑ * Юнусова А. Б. Ислам в Башкортостане — М.: Логос, 2007. — 95 б. — ISBN 978-5-98704-224-0.
- ↑ Зинуров Г., Бәдретдинов С. Ахмедсафа Багаутдин и медресе «Ахмадия» // Ватандаш. — 2008. — № 8. — С. 180—194. — ISSN 1683-3554.