Өлфәт Хәмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өлфәт Хәмәтҗанов latin yazuında])
Өлфәт Хәмәтҗанов
Туган 27 июль 1938(1938-07-27) (85 яшь)
Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Өлфәт Хәмәтҗанов (27 июль 1938 ел — 6 декабрь 2016 ел) — галим-акушер-гинеколог, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1987), профессор (1988). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1995), Россия Федерациясенең (2001) һәм Башкортстан Республикасының (1992) атказанган табибы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өлфәт Рәхимҗан улы Хәмәтҗанов 1938 елның 27 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы Кызыл Юл авылында туган. Урта белем алганнан соң , 1957 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1961 елда тәмамлый.

1969 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында эшли.

1982 елда шул уку йортында акушерлык һәм гинекология кафедрасының мөдире итеп билгеләнә.

Бу вазифада эшләгәндә бер үк вакытта 1988-1990 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор була.

Хәмәтҗанов Өлфәт Рәхимҗан улының гыйльми эшчәнлеге акушерлыкта һәм гинекологиядә эндокрин органнарының бозылу тәсиренә һәм бала тапканда эренле-сепсис авыруларны прогнозлау һәм профилактикалауга юнәлтелә. Ул шулай ук хатын-кыз органнарыннан дисфункция аркасында кан агуны профилактикалау һәм гениталь инфантилизм белән авырган хатыннарның репродуктив функцияләрен юлга салу ысуллары белән шөгыльләнә.

Өлфәт Рәхимҗан улы 250 фәнни хезмәт авторы, аның 3 уйлап табуга патенты һәм авторлык танытмасы бар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Дисфункциональные маточные кровотечения. М., 1972.
    • Репродуктивная функция женщин с генитальным инфантилизмом. Уфа, 1980

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]