1992 елгы Аурупа футбол чемпионаты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1992 елгы Аурупа футбол чемпионаты latin yazuında])
1992 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Швеция
Вакыт 10 июн 1992 — 26 июн 1992
Такымнар 8
Үткәрү урын(нары) 4 (4 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Дания
Икенче урын  Алмания
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 15
Кертелгән туплар 32 (бер мачта 2.13)

1992 елгы Европа футбол чемпионаты (швед. Europamästerskapet i fotboll 1992) — 1992 елда узган тугызынчы УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 10 июньнән 26 июньгә кадәр Швециянең дүрт шәһәрендә (Готенбург, Стокһольм, Малмө һәм Норчөпиң) үткәрелгән.

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Швеция һәм Шотландия милли футбол җыелмалары Европа чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 15 уенында 32 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Деннис Беркгамп (Нидирлан), Томас Бролин (Швеция), Һенрик Ларсен (Швеция), Карл-Һайнц Ридл (Алмания) - 3 туп.

Финалда Дания җыелмасы Алмания җыелмасын 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Нидирлан һәм Швеция җыелмалары бүлешкән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары