Виктор Мальков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Мальков latin yazuında])
Виктор Мальков
Туган 2 ноябрь 1930(1930-11-02)
Мәскәү, СССР
Үлгән 15 ноябрь 2021(2021-11-15) (91 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче РФА гомуми тарих институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Мальков Виктор Леонидович ( 02.10.1930, Мәскәү) — тарихчы, АКШ иң яңа тарихы буенча белгеч; СССР Чит ил эшләре Министрлыгының Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаучы(1953), тарих фәннәре докторы; Мәскәү дәүләт университеты укытучысы; РФ атказанган фән эшлеклесе, РАЕН академигы, СССР дәүләт премиясе лауреаты, БРЭ мәкаләләре авторы. Россия ФА-ның гомуми тарих Институты Салкын сугыш чорын өйрәнү үзәгенең төп гыйльми хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Мальков 1930 елның 2 ноябрендә Мәскәүдә туган; 1953 елда СССР Чит ил эшләре Министрлыгының Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый һәм СССР ФА Тарих институтының аспирантурасына укырга керә. 1956 елда ул АКШтагы Бөек депрессия вакытындагы эшчеләр хәрәкәте проблемалары буенча кандидатлык диссертациясе яклый, шуннан соң ФА Тарих институтының кече гыйльми хезмәткәре була (тарих секторы АКШ һәм Канада тарихы секторында). Россия Беренче бөтендөнья сугышы тарихы тарихчылары ассоциациясен оештыруның инициаторы була, бу ассоциациянең рәисе булып тора.

Мальков шулай ук СССР ФА президиумының эшче һәм милли-азатлык хәрәкәте тарихы буенча фәнни советы рәисе урынбасары һәм җаваплы секретаре була. Берничә Мәскәү югары уку йортларында укыта, шул исәптән М, В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында һәм Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында. Мальков РФның атказанган фән эшлеклесе, РАЕН академигы һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты. 2019 ел мәгълүматлары буенча, Мальков-Россия ФАның гомуми тарих Институты Салкын сугыш чорын өйрәнү үзәгенең төп гыйльми хезмәткәре.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Мальков өч йөздән артык гыйльми хезмәт авторы һәм автордашы булып тора; ул Төньяк Америка илләренең яңа тарихы белән шөгыльләнә, (барысыннан элек — АКШ тарихы белән), шулай ук — халыкара мөнәсәбәтләр тарихын өйрәнә.

    • Великий Рузвельт. Лис в львиной шкуре. М., «Эксмо», 2011. 556 с.
    • «„Новый курс“ в США. Социальные движения и социальная политика» (1973);
    • «Первая мировая война. Пролог ХХ века.» (отв. редактор; 1999);
    • «Переходные эпохи в социальном измерении. История и современность» (отв. редактор; 2002);
    • «Путь к имперству. Америка в первой половине ХХ века» (2004);
    • «Россия и США в ХХ веке. Очерки истории международных отношений в социокультурном контексте» (2009);

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Историки России. Кто есть кто в изучении зарубежной истории: Биобиблиографический словарь. Изд. 2-е, испр., доп. М., 2008., С. 154—155.
    • Современная советская историография (всеобщая история). М. 1985. С. 92.
    • Чернобаев А. А. Историки России ХХ века. Т.2 — Саратов, 2005. С. 18-19.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]