Марат Ишмияров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Ишмияров latin yazuında])
Марат Ишмияров
Туган 13 сентябрь 1947(1947-09-13) (76 яшь)
Куганакбаш, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Салаватский филиал УГНТУ[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Газпром нефтехим Салават
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Марат Ишмияров (13 сентябрь 1947 ел — Техник фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Россия Федерациясенең атказанган эшкуары.(2002-2005) «Газпром нефтехим салават» ААҖ генераль директорының стратегик үсеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Хафиз улы Ишмияров 1947 елның 13 сентябрендә Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Куганакбаш авылында туган.

1966 елда 18-нче Салават комбинатында слесарь өйрәнчеге булып хезмәт биографиясен башлый. Ул 1967 елда Салават индустриаль техникумының «нефть химиясе производствосы һәм нефть эшкәртү заводы кораллары» һөнәре буенча кичке бүлеген тәмамлый. Аннан соң, 1976 елда, Уфа нефть институты Салават филиалының «машиналар һәм химик аппаратлар инженер — механигы» һөнәре буенча кичке бүлекне, ә 1997 елда — икътисадчы квалификациясе буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1976-1977 елларда 6 нчы күкерт кислотасы һәм катализаторлар заводында цех инженер механигы булып эшли.

1977-1982 елларда — Салават КПСС шәһәр комитетының оештыру бүлеге инструкторы.

1982-1995 елларда — Салават тегү җитештерү берләшмәсенең генераль директоры.

1995-2005 елларда — «Салаватнефтеоргсинтез» ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары, генераль директорның беренче урынбасары.

2005 елда «Модернизация технологии и аппаратурного оформления процесса каталитического крекинга в ОАО „Салаватнефтеоргсинтез“ темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

Ишмияров инициативасы буенча предприятиенең 2004-2008 еллар чорына киң масштаблы перспективалы үсеш программасы раслана һәм тормышка ашырыла.

61-нче Алакай сайлау округыннан Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана[1][2]. Бердәм Россия партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе тәкъдим иткән.

2005 елда Мәскәүгә күчә, анда «Межрегионгаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры киңәшчесе булып эшли, 2006 елдан — «Газпром-Нефть» ачык акционерлар җәмгыяте президентының компаниянең стратегик үсеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе. 2007 елдан химик синтез, нефть чыгару өлкәсендә инвестиция проектларын комплекслы тормышка ашыруда махсуслашкан «МетаСинтез» ябык акционерлар җәмгыятенең идарә итүче компаниясе җитәкчесе.

Техник фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Россия Федерациясенең атказанган эшкуары.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Хезмәт ветераны» медале (1991),
  • «Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы» (1999),
  • Россия Федерациясенең сәнәгать һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2001),
  • «Иҗади үсеш ордены»,
  • Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең атказанган эшкуары» исеме (2002),
  • «Намус һәм батырлык өчен» ордены (2003).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Потеряхин В. А., Фахреев Н. К., Зыкина Р. Ф. . — ISBN 5-93102-001-2.
    • Ишмияров Марат Хафизович. Модернизация технологии и аппаратурного оформления процесса каталитического крекинга в ОАО «Салаватнефтеоргсинтез» : Дис. канд. техн. наук : 05.17.08 Москва, 2005 210 с.
    • Салават. Ишимбай. Журнал о городах и горожанах. № 3, 2003 г.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]