Хәсән Усманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсән Усманов latin yazuında])
Хәсән Усманов
Туган 9 гыйнвар 1975(1975-01-09) (49 яшь)
Аскар, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре җырчы, җитештерүче

 Хәсән Усманов Викиҗыентыкта

Хәсән Усманов (9 гыйнвар 1975 ел) —эстрада җырчысы, башкорт халык җырларын башкаручы. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2006), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Хаҗиәхмәт улы Усманов 1975 елның 9 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Аскар авылында туган.

1982 елдан 1992 елга кадәр Аскарның 1 нче урта мәктәбендә укый, бер үк вакытта сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә ( укытучысы Сәгадәтов И. А).

1990 елда Хәсән Урал аръягындагы музыка мәктәпләре арасында үткәрелгән яшь музыкантлар зональ конкурсы лауреаты дипломына лаек була[1].

1992 елда Сибай каласындагы политехник колледжга укырга керә. 1993-1995 елларда Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1995-1996 елларда Сибайда укуын дәвам итә, «Йәнгүзәл» вокаль ансамбле составында чыгыш ясый.

1996 елда башкорт халык җырын башкаручыларның Сибайда уздырылган 1 нче төбәкара конкурста катнаша. Талантлы җырчыны Камил Абдрахман улы Вәлиев Уфа сәнгать училищесына вокал бүлегенә укырга чакыра. В 1996-2000 елларда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә (И.Г.Ивашков классы) укый[1].

Укыган чорда Сибай, Уфа, Казан, Нальчик һәм башка шәһәрләрдә үткән төрле югарылыктагы җыр бәйгеләренең лауреаты була.

2000-2006 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укый (профессор М. С. Алкин классы) һәм аны магистр дәрәҗәсендә тәмамлый. 2001 елдан уку белән бергә республика һәм Россия буйлап гастрольләрдә йөри.

2003 елда башкорт музыкасын пропагандалау һәм яшь җырчыларга ярдәм күрсәтү максатларында «Хәсән» иҗади студиясен ача[2].

2004-2006 елларда — Башкорт дәүләт филармониясе солисты, 2007-2008 елларда — «Мирас» ансамбле (Уфа) солисты. 2008-2009 елларда Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Укучы яшьләр үзәгендә эшли.

2003 елдан «Хәсән» иҗади студиясе җитәкчесе һәм солисты.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәсән Усманов башкорт халык һәм эстрада җырларын оста башкарган җырчы буларак билгеле. Аның репертуарында: башкорт халык җырларыннан — «Абдрахман», «Азамат», «Сибай», «Урал», «Шәүрә» һәм башкалар; эстрада җырларыннан — «Бөрҗән кызы» (В. Котдусов), «Агыйделдә ак томан» (М. Смаков, М. Ишбулатов), «Чулпаным булсаң гына» (М. Әбделмәнов), «Таң йолдызы» (Р. Мортазин), «Яра» (Р. Арсланов, Г. Әхмәтхуҗина), «Гомеркәйләр бер генә» (А. Галиев, Г. Умергалина) һәм башкалар бар[1].

«Юлдаш» радиосы фондында йөздән артык җыры саклана.

Конкурсларда катнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әсма Шәйморатова исемендәге 1-нче конкурс — лауреат (Уфа);
  • «Ирәндек моңнары — 1997» 2-нче халыкара башкорт халык җырын башкаручылар конкурсы — лауреат (Сибай);
  • «Урал моңы — 1998» Халыкара төрки җыр конкурсы — дипломант (Уфа);
  • «Урал моңы — 1999» Халыкара төрки җыр конкурсы — лауреат (Уфа);
  • «Татар жыры — 1999» халыкара татар җыры конкурсы — лауреат һәм дипломант (халык җырын иң яхшы башкарган өчен), (Казан);
  • «Төньяк Кавказ студентлар язы — 1999» Төбәкара конкурс-фестивале — лауреат һәм дипломант (Нальчик, Кабарды — Балкария);
  • «Яшьлек-шоу — 2000, 2002, 2003, 2004» Республика конкурс — фестивальләре — «Ел ачышы», «Ел җырчысы» һәм башка номинацияләр лауреаты;
  • «Бәллүр сандугач — 2004» — Республика телевизион конкурсы лауреаты («Ел җыры» номинациясе), (Уфа, Гран-при)[2].

Хәсән Усмановның соло альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Очрашуны көтәм», CD альбом, БТВ-медиа, 2002;
  • «Өметемне өзмә», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2002;
  • «Яле, иркәм», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2003;
  • «Яле, иркәм», видеоальбом, «МОҢ» студиясе, 2004;
  • «Кошлар китә», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2005;
  • «Башкорт халык җырлары», CD аудиоальбом, «Йолдыз» студиясе, 2005;
  • «Йөрәк тамыры», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2007;
  • «Белермен кадереңне», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2010;
  • «Чулпаным булсаң гына», DVD видеоальбом, «Хәсән» студиясе, 2012;
  • «Син-тал, мин-кош», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2014;
  • «Туган илем — Әбҗәлил», автор проекты, МР-3 аудиоальбомЧыганакка җибәрү хатасы: Отсутствует закрывающий тег </ref>.
  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Зилә Усманова, җырчы. Кызы — Шәүрә, улы — Урал.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аудиоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • YouTube сайтында Видео Bashkir song Hasan Usmanov — Йәнбикә — Хәсән Усманов
  • YouTube сайтында Видео Хәсән Усманов — Кошлар китә
  • YouTube сайтында Видео Хәсән Усманов — Яра

Социаль челтәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]