Аксубай универсаль технологияләр техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксубай универсаль технологияләр техникумы latin yazuında])
Аксубай универсаль технологияләр техникумы
Элеккеге исемнәр Аксубай СПТУ-12 (1973-1975)
Аксубай ССПТУ-22 (1975-1985)
Аксубай СПТУ-88 (1985-1994)
Аксубай һөнәри лицее-88 (2011-2013)
Нигезләү елы 1973
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Аксубай
Адрес 423060 ТР Аксубай районы, Аксубай э.б., Мазилин ур, 2
Сайт https://edu.tatar.ru/aksubaevo/ATUT
Техникум бинасы

Аксубай универсаль технологияләр техникумы, «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе [1] (рус.  Аксубаевский техникум универсальных технологий) — Татарстанның Аксубай районы үзәге (1930-1963 елларда һәм 1965 елдан башлап) Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан эшчеләр бистәсе)[2] урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2008 елдан) — Фәргат Фоат улы Әюпов, «Татарстанның мәгарифе өлкәсендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе иясе[4].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елда 22 нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-22) буларак ачыла[5]. Беренче директоры — Салихҗан Вәлиҗан улы Вәлиуллин. Дәресләр 1974 елның 25 гыйнварында бистәнең элекке сигезьеллык мәктәп бинасында башлана. «3нче класслы тракторчы-машинист» белгечлеге алу өчен (бер ел уку срогы белән) 25 укучылык төркем оеша. Уку йортының төп бинасын һәм 5 катлы тулай торакны төзү 1973 елда башлана, 1975 елда тәмамлана, ашханә һәм башка биналар 1979 елда сафка баса[6]

1975 елдан 22нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы Аксубай авыл урта һөнәри техник училищесы итеп үзгәртелә (ССПТУ-22).

1985 елның гыйнварыннан 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы (СПТУ-88).

1994 елда ТР мәгариф министрлыгы фәрманы белән 88нче санлы Аксубай урта һөнәри техник училищесы 88нче санлы һөнәри лицей итеп үзгәртелә (ПЛ-88).

2013 елдан Аксубай универсаль технологияләр техникумы (АУТТ)[7].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты (слесарь, машина йөртүче таныклыгы бирелә)
  • Аш-су остасы, кондитер
  • Эретеп ябыштыручы (техник)
  • Авыл хуҗалыгын җитештерү остасы
  • Ветеринария фельдшеры
  • Кече ветеринария фельдшеры
  • Коммерция (сату буенча менеджер)
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик), 3 ел 10 ай укыйсы
  • Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник)
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше (техник)
  • Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе (техник-технолог)[8]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]