Галимбәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галимбәк latin yazuında])
Галимбәк
ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ
Туган телдә исем Галимбәк
Туган XIV гасыр
Болгар шәһәре
Үлгән 1430 - 1445 ел арасында
Болгар шәһәре
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре сәясәтче, гаскәри

Галимбә́к' (ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ , tat.lat. Ğalimbäk(үле сылтама)) (XIV гасыр) — мәшһүр болгар бәге.

Болгар шәһәреннән - Болгар әл-Җәдид шәһәренә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесе тарихчылар буенча Галимбәк - соңгы Болгарда идарә иткән бәге, Улу-Мөхәммәд (беренче Казан ханы) Галимбәкне бәреп төшергәннән соң, Болгар Иле башкаласы Казанга күчергән. Шулай итеп Идел буе Болгары үзенең башкаласын үзгәртеп Казан ханлыгына әверелгән.

Галимбәктән соң яңа Татар Тарихының дәвере башланган - Казан ханлыгы чоры, яңа башкаласы белән - Болгар әл-Җәдид - Казан.

Риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимбәк турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган. 17-18 гасырлар татар тарихи әдәбиятында Галимбәк Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы дип белдерелә. Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре шәһәрне штурмлаганда атасы һәлак булгач, Галимбәк бертуганы Алтынбәк белән әсирлеккә эләгә; соңрак ярлыканып, аның азат ителүе хакында әйтелә. Шуннан соң, бер төрле мәгълүматлар буенча, Галимбәк Казан төбәгенә килеп чыга һәм анда шәһәргә нигез сала, башка мәгълүматлар буенча, Чирмешән елгасы буенда Бүләмәр (Балымер) дигән шәһәр кора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]