Чечен әлифбасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чечен әлифбасы latin yazuında])
Чечен әлифбасы

Чечен әлифбасы — чечен теленең язмасы. Яшәү дәверендә төрле графикага нигезләнгән һәм әллә ничә тапкыр үзгәртелгән. Хәзерге чорда чечен язмасы кириллица хәрефләре аша бирелә. Чечен язмасы тарихы түбәндәге этаплардан тора:

  • XIV гасырдан[1] 1925 елга тиклем — гарәп алфавитына нигезләнгән язу;
  • 1862-1910нчы еллар кириллица нигезендәге язма (гарәп язмасы белән параллель);
  • 1925-1938 еллар латин алфавиты нигезендәге язу;
  • 1938 елдан — кириллица нигезендәге хәзерге чечен язмасы;
  • 1990нчы елларда — латин алфавитына нигезләнгән язу булдырырга талпыну.

Гарәп әлифбасына нигезләнгән алфавит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елгы әлифба дәреслегендәге гарәп әлифбасына нигезләнгән чечен алфавиты

XVI гасырда Чечняга ислам белән бергә гарәп теле үтеп керә. Кавказлы сугышы чорында башлангыч тапкыр гарәп язмасын чечен фонетикасына яраклаштырырга тырышып караганнар, әммә гарәп язмасында чечен телендәге абруптив тартык һәм лабиальләшкән сузык өннәрне язмада күрсәтә алырлык хәрефләр булмаганлыктан, моны җиңел хәл итеп булмаган[1].

Башта гарәп хәрефләре нигезендәге чечен алфавиты шулай булган[2]: ي ﻻ ه و ن م ل ك ق ڮ ڤ ف غ ع ظ ط ض ص ش س ز ر ذ د خ ح ج ث ت ب ا

1910 елда Сугайп Гайсунов чечен гарәп әлифбасын, чечен фонетикасына якынайтып, үзгәрткән. Бу әлифба нигезендә Буйнакск (Темирхан-Шура) типографиясендә китаплар басылып чыга башланган. Бу әлифба түбәндәгечә булган: ڥ ڤ ڭ ڮ ژ چ ي ه و ن م ل ك ق ف غ ع ظ ط ض ص ش س ر ذ د خ ح ج ث ت ب ا . [а], [е] һәм [о] сузыклары тартыклар өстендәге ятма сызык белән билгеләнгән [2].

1920 елда А. Тугаев һәм Татомир Эльжуркаевич Эльдарханов авторлыгында Әлифба басылып чыккан. Бу Әлифбага яңа ике хәреф өстәлгән — څ [ч] өне өчен һәм (даль (гарәп әлифбасы хәрефе) [ц] өнө өчен астына өч нокта куелган) С. Гайсунов әлифбасы алынган. Шул ук вакытта әлифбадан бары тик гарәп сүзләрендә генә файдаланылган ض һәм ص, хәрефләре алынган[2].

Ахырда 1922 елда Шахаб Сугаепов, аңа сузыкларны күрсәтүче билгеләр кертеп һәм чечен фонетикасы мәнфәгатенә мөмкин кадәр кулайлаштарып, чечен гарәп әлифбасын тагын бер кат үзгәрткән. Бу әлифба бөтен рәсми өлкәләрдә дә (мәгариф, китап бастыру, кәгазь әйләнеше) 1925 елга кадәр кулланылган, «Даймохк Серло» газетасында кайбер мәкаләләр хәтта 1927 елга кадәр басылган. Гарәп графикасы нигезендәге Әлифбаның соңгы варианты менә шушындый булган[2]:

آ ب چ د ه ف گ ع اى ى ک ڤ ل م ن او يۇ ف
ر س ش ت او ۇ و وو خ ح ذ ج ڥ غ ݗ ڗ ط ق

Услар Әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Услар Чечен әлифбасы

Чечня Россия империясына кушылганнан соң күп тә үтми барон Пётр Карлович Услар чечен телен өйрәнә башлаган. Ул чечен теленең беренче грамматикасын язган, ә 1862 елда үзенең ярдәмчесе Кеди Досов белән "Нахчујн ђуж ду һара"ны, беренче чечен әлифбасын төзегән[3]. Бу басма әлифбасында, кириллицага нигезләнгән булса да, латин һәм грузин хәрефләре дә кулланылган. 1866 елда Иван Алексеевич Бартоломей шул әлифба нигезендә эшләгән тагын да бер әлифба дөнья күргән[4].

Услар алфавиты чечен фонетикасы мәнфәгатләренә яхшы кулайлашкан булган һәм ул чорда бик сирәк Чечня дөньяви мәктәпләрендә файдаланылган[5].

1908 елда укытучы К. Эльдарханов төзегән, һәм бераз соңлабырак, 1911 елда, «Чечен әлифасы һәм беренче уку китабы» басылып чыккан. Бу басма да берничә үзгәреш кертелгән Услар алфавитын файдаланган. Шуннан, алфавиттан ђ хәрефен алган, ә წ һәм ჭ грузин хәрефләрен ц̀ һәм ч̀ хәрефләре белән алмаштырган [2].

Латин графикасы нигезендәге әлифба (1925-1938)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920нче еллар башында ССРБдә язмаларны латинлаштыру кампаниясе җәелдерелгән. 1920 елда, Пятигорск шәһәрендә узган тау мәгърифәтчеләренең I съездында латинлаштырылган чечен алфавиты проекты тәкъдим ителгән, ләкин ул чакта гарәп язмасын хуп күрүчеләр аны кире каккан. 1923 елда чечен теленә якын ингушлар латин алфавитына күчкән. Әммә латинлаштыру Чечняда руханилар һәм башка төр гарәп язмасы яклыларның каршылыгына очраган. Шуңа карамастан, 1925 елда рәсми рәвештә Халид Дудаевич Ошаев төзегән латинлаштырылган чечен әлифбасы расланган. Ул әлифба түбәндәгечә булган[2]:

A a Ä ä B b C c Č č Ch ch Čh čh D d E e F f
G g Gh gh H h I i J j K k Kh kh L l M m N n
Ŋ ŋ O o Ö ö P p Ph ph Q q Qh qh R r S s Š š
T t Th th U u Ü ü V v X x X x Y y Z z Ž ž

1928 елның 11-17 июлендә Владикавказда чечен һәм ингуш алфавитларын берләштерү мәсьәләсе буенча конференция узгарылган. Киңәшләшкәннән соң, чечен язмасына берничә үзгәртү кертергә: X̌ x̌ хәрефен Ꜧ ꜧ хәрефенә, Ä ä хәрефен Ea ea хәрефенә, Ö ö-не — Eo eo-гә, Ü ü-не Eu euга, шулай ук әлифбадан Ŋ ŋ-ды алып ташларга карар ителгән[7].

Әммә чечен һәм ингуш әлифбаларын де-факто унификацияләү соңгарак, 1934 елда, кыскартылганрак вариантта үтә. Бары тик X̌ x̌ны Ꜧ ꜧга алмаштыралар һәм Ŋ ŋны алалар. Әлифба шул күрнештә 1938 елга кадәр гамәлдә булуын дәвам итә[2].

Кириллица әлифбасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елда ССРБ халыклары язмаларын кириллицага әйләндерү процессы барышында Николай Феофанович Яковлев хәзерге көнгә кадәр гамәлдә булучы чечен кириллица нигезендәге чечен әлифбасын булдырган[2].

Хәзерге заман чечен алфавиты түбәндәге күрнештә[8]:

А а Аь аь Б б В в Г г ГӀ гӀ Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Кх кх Къ къ КӀ кӀ Л л М м Н н
О о Оь оь П п ПӀ пӀ Р р С с Т т ТӀ тӀ У у Уь уь
Ф ф Х х Хь хь ХӀ хӀ Ц ц ЦӀ цӀ Ч ч ЧӀ чӀ Ш ш Щ щ
Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я Ӏ ӏ

Хәзерге чечен әлифбасы чечен теленең фонетик структурасын җитәрлек дәрәҗәдә тулы күрсәтә, ләкин шуның белән бергә кайбер кимчелекләре дә бар. Мәсәлән, кайбер белгечләр чечен алфавитыннан е, е, ю, ю, я, я хәрефләрен алып, аларны йэ, йо, йу, йу, йа, йа хәреф берләшмәләре белән алмаштыруны тәкъдим итә. Шулай ук алфавиттан ф, щ хәрефләрен алуны таләп иткән мөрәҗәгатьләр дә булган. Камилләштерүнең тагын бер ягы булып, яисә хәрефне икеләтү, яисә сузык өстенә диакретик билге, макрон, куеп, озын сузыкларны билгеләү мәсьәләсе тора[9].

Латин графикасы нигезендәге әлифба (1991)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цоци-Юрт авылы урамнарының берсенең латин хәрефләре аша чечен телендәге атамасы, 1992 ел

1991 елның 1 ноябрендә бер яклытәртиптә Чечен Республикасы — Ичкериянең үзаллылыгы игълан ителә. Икенче көненә ЧРИ парламенты «Чечен халкына латин графикасын кире кайтару турында» законын кабул итә. К. З. Чокаев һәм З. У. Хамидова эшкәртүендәге яңа латинлаштырылган алфавитка бер гыйльми учреждение да экспертиза үткәрми. Күп кенә чечен белгечләре (мәсәлән, Ю. Д. Дешериев) аны раслауга каршы торган. Гамәлдә яңа алфавитны куллану рәсми элмәләр һәм бланклар әзерләү белән генә тукталып кала; башка тармакларда һаман кириллица алфавиты кулланыла. 2000 елда, Чечняда Россия контроллек итүе кире кайтканнан соң, латинлаштырылган әлифбаны куллану тыела[10][11].

1990нчы еллардагы латинлаштырылган чечен әлифбасы түбәндәгечә була:

A a Ä ä B b C c Ċ ċ Ç ç Ç ç D d E e F f G g
Ġ ġ H h X x Ẋ ẋ I i Ƶ ƶ K k Kh kh Q q Q q L l
M m N n O o Ö ö P p Ph ph R r S s Ş ş T t Th th
U u Ü ü V v Y y Z z J j Ə ə Ŋ ŋ

Бу әлифба Николас Од (Awde, Nicholas and Muhammad Galaev (1996) Chechen Dictionary and Phrasebook) төзегән чечен теленең сөйләшүендә разговорник һәм грамматикасында, шулай ук 2003 елда Әнкарада чыккан сүзлектә файдаланыла.

2011 елда Франциядә ЧРИ ягында торучылар латинлаштырылган чечен әлифбасының яңа вариантын төзи. Шушы әлифба нигезендә әлифа чыгаралар һәм һ. б. басмалар әзерлиләр. Әлифба составы шушындай[12]: A a, Ae ae, B b, C c, C' c', Ch ch, Ch' ch', D d, E e, F f, G g, Gh gh, H h, ', I i, J j, K k, K' k', L l, M m, N n, O o, Oe oe, P p, P' p', Q q, Qh qh, R r, S s, Sh sh, T t, T' t', U u, Ue ue, V v, W w, X x, Y y, Z z, Zh zh.

Әлифбаларның туры килү таблицасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге

кириллица
Исеме

буквы[8]
Латиница

1992—2000
Латиница

1925—1938[2]
Гарәп

1922—1925[2]
Кириллица

Услара[2]
МФА
А а а A a, Ə ə A a آ а /ə/, /ɑː/
Аь аь аь Ä ä Ä ä ا /æ/, /æː/
Б б бэ B b B b ب б /b/
В в вэ V v V v و в /v/
Г г гэ G g G g گ г /g/
ГӀ гӀ гӀа Ġ ġ Gh gh غ г̧ /ɣ/
Д д дэ D d D d د д /d/
Е е е E e, Ie ie, Ye ye E e, Je je ە е /e/, /ɛː/, /je/, /ie/
Ё ё ё Yo yo /jo/
Ж ж жэ Ƶ ƶ Ž ž ج ж /ʒ/, /dʒ/
З з зэ Z z Z z ز з /z/, /dz/
И и и I i I i اى і /ɪ/
Й й доца и Y y J j ی ј /j/
К к ка K k K k ک к /k/
Кх кх кха Q q Q q ڤ k /q/
Къ къ къа Q̇ q̇ Qh qh ق q /qʼ/
КӀ кӀ кӀа Kh kh Kh kh к̧ /kʼ/
Л л эл L l L l ل л /l/
М м эм M m M m م м /m/
Н н эн N n, Ŋ ŋ N n, Ŋ ŋ ن н, н̧ /n/, /ŋ/
О о о O o, Uo uo O o او̃ о /o/, /ɔː/, /wo/, /uo/
Оь оь оь Ö ö Ö ö يۇ /ɥø/, /yø/
П п пэ P p P p ف п /p/
ПӀ пӀ пӀа Ph ph Ph ph ڥ п̧ /pʼ/
Р р эр R r R r ر р /r/
С с эс S s S s س с /s/
Т т тэ T t T t ت т /t/
ТӀ тӀ тӀа Th th Th th ط т̧ /tʼ/
У у у U u U u او у /uʊ/
Уь уь уь Ü ü Ü ü ۇ /y/
Ф ф эф F f F f ف /f/
Х х ха X x X x خ х /x/
Хь хь хьа Ẋ ẋ X̌ x̌ ح х̀ /ʜ/
ХӀ хӀ хӀа H h H h ھ һ /h/
Ц ц цэ C c C c ц /ts/
ЦӀ цӀ цӀа Ċ ċ Ch ch ڗ /tsʼ/
Ч ч чэ Ç ç Č č چ ч /tʃ/
ЧӀ чӀ чӀа Ç̇ ç̇ Čh čh ݗ /tʃʼ/
Ш ш ша Ş ş Š š ش ш /ʃ/
Щ щ ща Şç şç Šč šč
Ъ ъ чӀогӀа

хьаьрк
' /ʔ/
Ы ы ы i
Ь ь кӀеда

хьаьрк
Э э э E e E e اە /e/
Ю ю ю Yu yu Ju ju /ju/
Юь юь юь Yü yü Jü jü /jy/
Я я я Ya ya Ja ja /ja/
Яь яь яь Yä yä Jä jä /jæ/
Ӏ Ӏа J j Y y ع /ʡ/, /ˤ/

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чентиева М. Д. История чечено-ингушской письменности. — Грозный: Чечено-Ингушское кн. изд-во, 1958.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 И. Ю. Алироев. Чеченский язык. — М.: Academia, 1999. — С. 24—31. — 160 с. — 1500 экз. — ISBN 587444-105-0.
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Чентиева, 1958
  3. нахчујн ђуж ду һара. — Тіпліз, 1862. — 32 с.
  4. И. Бартоломей. Чеченский букварь. — Тифлис: Типография главного управления наместника кавказского, 1866. — 154 с.
  5. М. И. Исаев. Языковое строительство в СССР. — М.: «Наука», 1979. — С. 195—199. — 352 с. — 2650 экз.
  6. М. Мальсагов. Из истории чеченской письменности / Д. Коркмасов, К. Алавердов, С. Диманштейн, А. Нухрат. — Письменность и революция. Сб. 1 : (К пленуму VI ВЦК НА). — М. - Л. : ВЦК НА, 1933. — С. 181—186. — 235 с.
  7. З. Мальсагов. Культурная работа в Чечне и Ингушии в связи с унификацией алфавитов. — Владикавказ, 1928. — С. 5—7. — 500 экз.
  8. 8,0 8,1 И.Ю. Алироев. Чеченско-русский словарь / отв. ред. д-р филол. наук З.Х. Хамидова. — М.: Academia, 2005. — С. 14. — 384 с. — ISBN 5-87444-180-8.
  9. Р. В. Гадаев {{{башлык}}} // Вестник Академии наук Чеченской Республики. — № 2 (11). — С. 124—128. — ISSN 2070-2348.
  10. А. А. Яхъяева. Чеченский язык в 90-е годы XX века: функции и структура. автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. — Грозный, 2007.
  11. Р. В. Гадаев. Формирование и развитие чеченской письменности. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук. — Грозный, 2010. — С. 109—110.
  12. Чеченский язык – достояние нации. Thechechenpress (27.03.2012). 2015-03-29 тикшерелгән.