Участник:Rafis Garipov

Материал из Википедии — свободной энциклопедии
Перейти к навигации Перейти к поиску

Ноктаның һәм җисемнең хәрәкәте. Механик хәрәкәт турындагы фәннең чын үсеше бөек итальян физигы Г.Галилей хезмәтеннән соң башланды.Ул беренче булып,механик хәрәкәт законнарын ачу өчен,хәрәкәтне өйрәнергә кирәклеген аңлады. Кинематика-механиканың бер бүлеге.Ул хәрәкәтне тасвирлау ысуллары һәм аны характерлаучы зурлыклар арасындагы бәйләнешне өйрәнә. Хәрәкәтнең ничек баруын тасвирлау ул-җисемнең теләсә кайсы вакыт моментында пространстводагы торышын билгеләү. Беренче карашка бу эш бик катлаулы кебек.Хәрәкәтне ничек тасвирлый башларга?Монда иң җиңеле ноктаның хәрәкәтен тасвирларга өйрәнергә.Нокта дип,мәсәлән,трактор тәгәрмәчен алырга мөмкин.Мондый нокталарның һәрберсенең хәрәкәте ничек баруын белсәк,җисем үзе ничек хәрәкәт иткәнен белербез. Нокта итеп кечкенә генә җисемне алыйк.Җисемнең үлчәме аның хәрәкәт итү ераклыгы белән чагыштырганда да бик кечкенә булсын.Әйтик,чаңгычы 10км юл үтә икән,беркем дә чаңгычының кайсы ноктасы бу юлны үтте икән дигән сорау куймый.Бу очракта бу сорауга җавап моһим дә түгел. Бу-бик моһим момент.Әйләнә-тирә дөньяга берәр вакыйганы тасвирларга уйлаганда,безгә чынбарлыкны гадиләштерү өчен,төрле чаралар кулланырга туры килә,ягъни реаль күренешнең моделенә килеп чыгабыз.Монда абсолют төгәллеккә ирешүнең дә мәгънәсе юк.Беренчедән,практикада аның кирәге юк,ә икенчедән,аны бөтен тулыгыгы белән ирешеп булмый. Нокта дип исәпләргә мөмкин булган җисемнең хәрәкәте-реаль җисемнәр хәрәкәтенең беренче моделе.